Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул . ( Каюм Насыйри)
Исәнмесез!Мин, Денисова Гөлүсә Рәшид кызы, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 37 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мин – укытучы, гади укытучы гына түгел, ә ана теле укытучысы. Бөек Тукай телебезнең байлыгын, аһәңлеген, газиз туган җиребезнең кадерен, укучыларга аңлатырга, төшендерергә тырышам . Милли гореф - гадәтләрне хөрмәтләргә, үз телең белән горурлану хисе һәм килеп туган төрле авырлыкларны чишү юлларын таба белүче шәхес тәрбияләү - минем төп максатым. Үз фәнем буенча югары нәтиҗәләргә ирешү өчен, информацион-коммуникатив, үстерешле укыту технологияләрен кулланам, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә омтылам. Шәхси сайтымны булдырып, эш тәҗрибәмне шунда урнаштырып барам. Сезнең киңәш-тәкъдимнәрегезне көтеп калам.
Шулай ук инфоурок сайтындагы минем шәхси блогыма рәхим итегез https://infourok.ru/user/denisova-gelyusya-rashidovna
|