Туган тел укытучысы Денисова Гөлүсә Рәшид кызы сайты

Меню сайта
Мини-чат
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 10
Статистика

Онлайн : 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле жюри әгъзалары, мөхтәрәм укытучылар, килгән кунаклар. Мин, Денисова Гөлүсә Рәшид кызы Казан шәһәренеңАвиатөзелеш районы 37нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Бүгенге мастер –классның темасы “ Мәгънә эзләү “ дип атала. Мастер – класста гына түгел, гомумән, тормышта без һәр көнне үзебезгә “Ни өчен ?” дигән сорау куеп, нәрсәдер эзлибез , эзләнәбез.Һәрбер эшләгән эшебезнең мәгънәсен ачыклап эшләргә кирәк. Бүгенге эшләгән эшебезнең дә ахырдан , ни өчен эшләгәнебезне ачыкларга тиеш булабыз. Мастер- классыбызның девизы түбәндәге булыр :

Күрәм, ишетәм, әйтәм, эшлим, эзләп табам. Эйдәгез әле барыбыз да шушы сүзләрне кабатлыйк.

Бүгенге мастер-классыбыз шушындый күтәренке рух белән үтәр дип өметләнеп калам.

Мастер- классның барышы .

Проблеманы билгеләү .

Хөрмәтле жюри әгъзалары, мөхтәрәм укытучылар, килгән кунаклар, мин бүген буш кул белән килмәдем . Сез ничек уйлыйсыз , ни өчен?

Ни өчен соң мин , чыршы ботаклары алып килдем ?

Яңа ел дигәч, сезнең күз алдыгызга нәрсә килә ?

( Чыршы, бүләк, Кыш бабай , Кар кызы, бәйрәм.)

Группаларга берләшү

-Бик дөрес, кемнәр шушы сүзләрне иң беренче атады, сез минем ярдәмчеләрем булырсыз. Үзегезне 3нче сыйныфта укучы татар телен өйрәнергә теләкләре зур булган укучылар итеп хис итүегезне сорыйм.

-1699 нчы елга кадәр Рәсәйдә Яңа ее бәйрәмен 1нче сентябрьдә үткәрә торган булганнар. Петр беренче патша указыннан соң , бу бәйрәмне 1нче гыйнварда каршылый башлаганнар. Ә татарлар исә, Яңа елны март ахырында көн белән төн тигезләшкән көнне уткәргәннәр. Бу бәйрәм Нәүрүз дип аталган. Хәзерге көндә дә кайбер төрки халыклар Нүрүз бәйрәмен үткәрәләр....

Материал белән эш.

Әйдәгез әле,сузләрне пантомимо уенын кулланып истә калдырабыз. ( Пантомима уены )

Хәзер без өйрәнгән сүзләрне истә калдыру өчен . “Кластер” төзибез.«Кластер» сүзе бәйләм, тәлгәш дигәнне аңлата. Бу алымның асылы – булган белемнәрне системага салу. Кластер дәрес материалын график калыпка салуны күздә тота. Без бүген яңа сүзләр (Слайд )

Яңа ел җырсыз буламы ? Без сезнен белән җырлап алырбыз,ләкин җырда безнең бугенге өйрәнгән сүзләр рәсемнәр белән бирелгән. Әйдәгез әле, тагын бер кат яңа сүзләрне искә төшереп үтик.

( Слайд )

Чыршы , чыршы без сине,

Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матуррак ,

Бизәлгәнсең бу юлы.

Кыш бабайның сакалы,

Борыны кызыл икән.

Ул Кар кызын иярткән дә,

Бәйрәмгә килеп җиткән.

Кыш бабай, Кар кызы,

Бүләкләр алып килгән.

Нигә генә мондый бәйрәм,

Елга бер генә икән .

-Яңа ел бәйрәме, тылсымлы бәйрәм.Яңа елда кешеләр тылсымга ышаналар. Без дә хәзер тылсым доньясына чумарбыз.Теләгегез буенча,күңелегезгә охшаган бүген өйрәнгән сүзне сайлап алып , шул сүзнең мәгънәсенә туры килгән образга кереп .

Мин кем?Мин нинди ?

Мин нәрсә . Мин нинди ?

конструкциясен кулланып , үзегез белән таныштырып үтегез әле

Мин Кыш бабай. Мин карт,яхшы.

Мин Кар кызы. Мин матур, яшь.

Мин чыршы. Мин яшел, энәле.

Мин бүләк. Мин зур, яхшы.

Мин бәйрәм. Мин күңелле,матур.

Рефлексия

Алдагы алым – синквейн. Синквейн – рефлексия этабы өчен иң уңайлы алым.

Синквейн французчадан тәрҗемә иткәндә 5 юллык шигырь дигән мәгънәне белдерә.

Синквейнны язу тәртибе:

1 нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем.

2 нче юл. Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат.

3 нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.

4 нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. Ул укучының темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш.

5 нче юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә. Резюме.

Яңа ел

Күңелле, тылсымлы.

Җырлыйбыз, күңел ачабыз.

Яңа ел бәйрәмендә бүләкләр була.

Бәйрәм.

Нәрсә өчен кирәк булды соң бу бүгенге эшебез:

Яңа ел алдыннан кечкенә балаларда бәйрәм рухы тудыру ,

гореф-гадәтләребезне барлау ,

гомуммәдәни тәрбия бирү һәм

укучыларда коммуникатив компетенцияләрен булдыру өчен лексик минимум бирү өчен.

Кадерле хезмәттәшләрем, якынлашып килүче Яңа ел белән барыгызны да котлыйм. Киләсе елыбызда нәкъ шушы синквейндагыча күңелле яшик . Ә иң мөһиме: гаиләләребездә тынычлык, тигезлек, сәламәтлек хөкем сөрсен.Эзләгез, эзләнегез башкарган һәр эшегезнең асылына төшенегез

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024
uCoz