Главная | Регистрация | Вход | RSS |
Туган тел укытучысы Денисова Гөлүсә Рәшид кызы сайты |
|
Хафизова Ралинә Тукай теле Татар телендә сөйләшәм, Туган телемдә җырлыйм. Тукай әкиятләрен укып, Төннәрен тыныч йоклыйм.
“Бишек җырын” тыңлап үстек, “Зиләйлүкне” көйләдек. Татар теле дәресендә, Шигырьләрен сөйләдек.
Тукай! Ул өйрәтте безне, Бу дөньяны танып аңларга. Яхшылыкны яманлыктан аерып , Эш сөючән тырыш булырга. Гайнетдинова Лилия Укытучым Нәни кулларымнан җитәкләп, Белем иленә алып кердегез. Туган телемдә аралашу өчен , Бөтен көчегезне бирдегез .
Белем генә бирмәдегез бит сез! Җан җылыгызны безгә өрдегез. Һәрбер бала өчен борчылдыгыз, Һәрберебездә шәхес күрдегез.
Иң гүзәл сыйфатлар да сездә, Бер кешегә ничек ул сыя? Авырлыклар һич сындырмый сезне, Әйтерсең лә сез таш кыя.
Әнием кебек бит сез миңа, Сорамыйча хәлем беләсез. Ярдәм сорап ,әгәр сезгә килсәм , Кулыгызны һәрчак сузасыз.
Эшегез авыр һәм бик җаваплы, Һәрвакытта ачык йөзегез. Сәламәтлек телим , апа,сезгә, Аяз булсын сезнең күгегез.
Батыр ул Гади исем, бары тик дүрт хәреф, Немец төрмәләрен ул күргән . Туган иле, туган халкы өчен, Горур килеш, елмаеп , үлгән.
Тоткынлыкта язган шигырьләрен, Кечкенә җыентыкка ул туплый. “Гильотина “-үлем машинасы, Гомер юлын аның тәмамлый.
Үзе китте, ә иҗаты калды , Исемеңне җырга салабыз Татарның син, мәңге үлмәс улы. Безгә өлге, Муса агабыз!
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
uCoz |