Туган тел укытучысы Денисова Гөлүсә Рәшид кызы сайты

Меню сайта
Мини-чат
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 10
Статистика

Онлайн : 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

1 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1-А30) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкындаэшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына «х»билгесе куегыз

 

А1. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Яңартылып ясалган чәйләр эчелеп бетте.

2) Үзенә кирәкне хәзер эләктереп ала ул, бер генә ишетсен.

3) Кызыл карлыган алып кайтам, читән буйларын утыртам.

4) Юк, син мине таный алмассың.

А2. Гади сөйләм стиленә хас мактау җөмләне билгеләгез.

1) Йа Хода! Булачак музыкант!

2) Сез бу өлкәдә үзегезне чын белгеч итеп таныттыгыз.

3) Сөйләп бирдем ич инде: кыз – мировой.

4) Күңеле пакь, сүзе хак, ил каршында йөзе ак.

А3. [ә] авазына дөрес билгеләмәне табыгыз.

1) алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшмәгән, озын

2) алгы рәт, урта күтәрелешле, иренләшмәгән, озын

3) алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшмәгән, кыска

4) алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшмәгәг, озын

А4. Татар әдәби теле орфоэпик нормасына туры килмәгән сүз булган җөмләне билгеләгез.

1) Халык арасында чышын-пышын сөйләшү китте.

2) Син әле куркач та икәнсең.

3) Зөлфия әрекмәннәрне чаж-чож китереп умырып ала.

4) Чуар тавык, чебешләрен генә ияртеп, аһ-ваһ итеп кайтып керде.

А5. Кору фигыленең омонимы кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Сайрар кошлар җылы яклардан кайтып оя кордылар.

2) Үләннәр корыган, яфраклар саргайган.

3) [Фатыйма] үзе дә кибеп, корып беткән инде.

4) Ходай бала бирми, ди, нәселебез корый, ди.

А6. Аерып бирелгән сыйфатларның синтаксик функциясен билгеләгез.

Хыялларым тирән, аның тудырган уйлары авыр һәм борчулы.

1) аергыч 2) хәл 3) хәбәр 4) тәмамлык

А7. Ф хәрефе язылырга тиешле сүзләрне билгеләгез.

1) моса…ир, е…әк

2) а…торитет, ку…шин

3) ди…ар, рис…ай

4) тас…ирлау, де…из

А8. Җөмлә кисәкләре дөрес күрсәтелгән очракны билгеләгез: Мәдинә кинәт нидер исенә төшерде дә тигез ак төшләрен балкытып көлеп җибәрде.

1) ия, аергыч, туры тәмамлык, хәбәр, аергыч, аергыч, туры тәмамлык, рәвеш хәле, хәбәр

2) ия, рәвеш хәле, туры тәмамлык, хәбәр, аергыч, туры тәмамлык, күләм хәле, хәбәр

3) ия, рәвеш хәле, туры тәмамлык, хәбәр, аергыч, аергыч, туры тәмамлык, сәбәп хәле, хәбәр

4) ия, рәвеш хәле, туры тәмамлык, хәбәр, аергыч, аергыч, туры тәмамлык, рәвеш хәле, хәбәр

А9. ь хәрефе һәмзә [ʹ] тартыгын язуда белдергән очракны билгеләгез.

1) берьюлы 2) дөнья 3) җөрьәт итү 4) йөзьяшәр

А10. Вату фигыленең антонимы кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Җимерделәр, тынычлыгын авылның, җимерделәр.

2) Менә дигән кош абзары ясадык.

3) Юл һәлакәтеннән соң машинага зур зыян килгән иде.

4) Май ботканы бозмый.

Текстны укыгыз һәм А11‒А15 нче биремнәрне үтәгез

1) …2) Тәрәзәләрендә каршыдагы университет бинасының ак рояльгә охшаган шәүләсе чагыла. 3) Ә эчендәге гасыр тынлыгына китап кыштырдавы җан өрә. 4) Монда кычкырып сөйләшү хас түгел. 5) Монда һәммәсе дә, меңнәрчә китаплардан саркып таралган акыл сүрүен бозмыйча, салмак-ипле генә атлап йөри, ярым пышылдап сөйләшә. 6) Мәрмәр баскычларда, тәрәзә төпләрендә, өстәл артларында, китап тотып <…> вакыт битләрен актарып, гамьле яшьлек утыра. 7) Бал кортлары кебек белем җыючы студентлар, укучылар…

(М.Галиевтән)

А11. Текстның беренче җөмләсе булырга мөмкин җөмләне билгеләгез.

1) Китапларны яратыгыз!

2) Белем дөньясы.

3) Китаплар храмы бу!

4) Белем – ныклы киләчәк.

А12. 6 җөмләдә <…> тамгасы урына кайсы тыныш билгесе куелуны (куелмауны) билгеләгез.

1) сызык

2) ике нокта

3) тыныш билгесе куелмый

4) өтер

А13. Ия белән хәбәре дөрес билгеләнгән очракны күрсәтегез.

1) университет охшаган (2 нче җөмлә)

2) кыштырдавы җан өрә (3 нче җөмлә)

3) һәммәсе дә таралган (5 нче җөмлә)

4) бал кортлары җыючы (7 нче җөмлә)

А14. 3 нче җөмләдәге тынлыгына сүзенең морфемаларга (мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленешен билгеләгез

1) тын | лыг | ы | на

2) тын | лыг | ын | а

3) тын | лыгы | на

4) тынлыгы | на

А15. 3 нче җөмләдәге кыштырдавы фигыле кайсы сүз төркеменнән ясалган?

1) образ ияртеме

2) ымлык

3) аваз ияртеме

4) хәбәрлек сүз

А16. Исемле фигыль сүзтезмәне билгеләгез.

1) яктырып таң ату

2) тездән бату

3) килү белән күрү

4) елганы йөзеп чыгу

А17. Үткән заман сыйфат фигыль иярчен җөмләнең хәбәре буларак кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Ясалма бөдрәләре маңгаена коелып төшкән машинистка Мәрзия сәерсенеп башын күтәрде.

2) Кизү торган сөн ирләре, качучылар якынаю белән, ук яудырдылар.

3) Ишек алдыннан ниндидер этнең ялкау гына өргәне ишетелде

4) Белмәгән-күрмәгән кешене бусагасыннан да атлатмый, ди.

А18. Җөмләдә тыныш билгеләре дөрес куелган очракны күрсәтегез: Әмма (1) иркәм (2) син шуны онытма (3) тургайлар күккә никадәр генә биек менеп сайрасалар да (4) оя корырга барыбер җиргә кайталар.

1) (1) өтер (2) өтер (3) сызык (4) өтер

2) (1) өтер (2) өтер (3) ике нокта (4) өтер

3) (1) өтер (2) өтер (3) нокталы өтер (4) өтер

4) (1) өтер (2) ике нокта (3) сызык (4) өтер

А19. Кайсы алынма сүзнең мәгънәсе дөрес аңлатылмаган.

1) матдә – җисем, әйбер

2) тәэсир итү – йогынты ясау

3) тәгъбир – алланы зурлау

4) нәшер итү – матбугатта бастыру

А20. Сөйләм сафлыгына зыян килгән җөмләне билгеләгез.

1) Әсирмен, ычкынмам инде мәңге…

2) Гомер итмәк тырышмактыр, ялыкмый, һич тә ял итми.

3) Математик юл белән чутлап, күренмәгән йолдызны таба алалар.

4) Кура җиләге җыйганда, чиләге тулмыйча, кешегә эндәшми.

А21. Кайсы төркемендәге сүзләр бер сүз ясалыш оясына керә.

1) кабак, кабырга, кап

2) бала, балак. бал

3) кар, карак, карга

4) бүлмә, бүләк, бүленеш

А22. Кисәкчә кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Тизрәк килче син яныма.

2) Ай-һай, матур әйттең, адаш…

3) Син, минемчә, сер саклый беләсең.

4) Урманда бар, кырда юк.

А23. Татарларны кириллицага күчергән елны билгеләгез.

1) 1927 2) 1939 3) 1957 4) 1917

А24. Җөмләдә аерып бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгын билгеләгез:Бар җырымны илгә багышладым…

1) хәбәрлек сүз

2) боерык фигыль

3) билгеләү алмашлыгы

4) ымлык

А25.Җөмләдә тыныш билгеләре куелуның дөрес очрагын билгеләгез.

1) Җил хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый.

2) Җил – хәбәр ул ач үлемнең куркусыннан ил җылый.

3) Җил – хәбәр ул – ач үлемнең куркусыннан ил җылый.

4) Җил – хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый.

А26. Маэмаем сүзенең иҗек моделен билгеләгез

1) ТСС–ТС–СТ 2) ТСТ–ТС–ТСТ 3) ТСС–ТС–ТСТ 4) ТСТТ–С–СТ

Текстны укыгыз һәм А27‒30; В1‒В8; С1 биремнәрен эшләгез

 

1) Зур шәһәр зур проблемалар тудыра икән. 2) Авырлыклар күп булды булуын. 3) Барысын да кешегә сөйләп бетереп булмый шул. 4) Һәрвакыт үзенә генә ышанырга өйрәнгән, мәктәп елларында ук инде җитди һәм мөстәкыйль кеше буларак формалашкан Гомәр әти-әнисен борчырга базнат [җөрьәт] итмәде. 5) Шалтыраткан чакта да хәлләр әйбәт, укулар әйбәттән башка сүз чыкмады аңардан. 6) Ә нәрсә дип ничәмә чакрым ерактагы газизләреңнең җанын өзгәләргә? 7) Аларның анда үзләренең дә проблемалары җитәрлек. 8) Үстерделәр, тәрбия бирделәрме – җитте. 9) Хәзер инде син үз-үзең өчен җаваплы, кирәк-кирәкмәгәнгә аларны борчып торма. 10) Рәхмәтле бул да, киләчәккә аларның йөзләренә кызыллык китермәслек итеп, бу тормышта үз юлыңны үзең яр. 11) Үз-үзеңә дә ышанмагач, бу дөньяда тагын кемнән ярдәм көтү кирәк? 12) Ә проблемаларга килгәндә: алар күп булды. 13) Үзе генә белә. 14) Бүген бу яңгырда үзе кайчандыр яшәгән подъезд төбендә утырмас иде. 15) Түләмәгән өчен, бүлмәсеннән куып чыгардылар аны. 16) Йорт хуҗасының түземлеге бетте булса кирәк. 17) «Бер сәгать тә торасың булма, югыйсә милиция чакыртам», ‒ дип янады. 18) Гомәр күпме генә ялварса да, сүзендә нык торды. 19) Мәскәү шул бу, авыл түгел! 20) Монда синең кадерең сукыр бер тиенгә дә тормый! 21) Монда һәркем үз-үзен генә кайгыртып яши. 22) Шәһәрнең кануны шул: бигайбә, туган! 23) Акча, акча… 24) Әллә нинди генә шайтан котырткысы булып чыкты бу акча дигәнең! 25) Ансыз яшәү юк, аның белән дә яшәү юк. 26) Аз булса начар, күп булса тагын да начаррак. 27) Ә шулай да булмаганыннан булуы хәерлерәк. 28) Шул «шайтан кәгазьләре» сине кеше итә диген инде! 29) Һәрхәлдә башка кешеләр янында. 30) Эш акчада түгел, эш принципта, дисәләр <…> ышанмагыз! 31) Эш – акчада! 32) Ансыз синең башкаларга кирәгең дә, кадерең дә юк. 33) Кесәләр буш. 34) Күңел дә буш. 35) Әллә ничек кенә бит ул: акчаң булганда, күңел дә тулы кебек. 36) Син үзеңә генә түгел, башкаларга да хуҗа кебек. 37) Баш та югарырак күтәрелә, йөрешләр дә үзгәрә. 38) Шайтан котырткысы димә инде! 39) Кесә буш чагында исә ник туганыңа үкенә башлыйсың. 40) Кешегә түгел, үз-үзеңә дә кадерең калмый.

(С.Гыйләҗевадан*)

* Светлана Гыйләҗева (1994) – яшь каләм тибрәтүче: шагыйрә, хикәяләр авторы.

А27. Фразелогизм кулланылмаган җөмләне билгеләгез.

1) Ә нәрсә дип ничәмә чакрым ерактагы газизләреңнең җанын өзгәләргә?

2) Әллә нинди генә шайтан котырткысы булып чыкты бу акча дигәнең!

3) Йорт хуҗасының түземлеге бетте булса кирәк.

4) Монда синең кадерең сукыр бер тиенгә дә тормый!

А28. да, дә ярдәмлекләре тезмә кушма җөмлә өлешләрен теркәгән җөмләне билгеләгез.

1) Баш та югарырак күтәрелә, йөрешләр дә үзгәрә.

2) Аларның анда үзләренең дә проблемалары җитәрлек.

3) Ансыз синең башкаларга кирәгең дә, кадерең дә юк.

4) Рәхмәтле бул да, киләчәккә аларның йөзләренә кызыллык китермәслек итеп, бу тормышта үз юлыңны үзең яр.

А29. Җөмләнең хәбәре дөрес күрсәтелгән очракны билгеләгез.

Барысын да кешегә сөйләп бетереп булмый шул.

1) булмый шул

2) кешегә сөйләп бетереп булмый шул

3) бетереп булмый шул

4) сөйләп бетереп булмый шул

А30. Иярчен кире җөмләсе булган кушма җөмләне билгеләгез.

1) Кесә буш чагында исә ник туганыңа үкенә башлыйсың.

2) Гомәр күпме генә ялварса да, сүзендә нык торды.

3) Әллә ничек кенә бит ул: акчаң булганда, күңел дә тулы кебек.

4) Бүген бу яңгырда үзе кайчандыр яшәгән подъезд төбендә утырмас иде.

2 нче өлеш

 

Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1–В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда, буш шакмаклар калдырырга ярамый

 

В1–В3 биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз

 

В1. 29 нчы җөмләдә <…> тамгасы урынына куелырга тиеш тыныш билгесен языгыз.

В2. 31 нче җөмләдәге хәбәрлек сүзләрнең исемгә хас кайсы төрләнеш кушымчаларын алуын языгыз.

В3. 2425 нче җөмләләрдән фигыльдән ясалган исемне язып алыгыз.

В4–В8 биремнәренә җавапларны цифр белән күрсәтегез

 

В4. 7-10 нчы җөмләләрдән синонимнар кулланылган җөмләнең номерын языгыз

В5. 12‒15 нче җөмләләрдән билгесез киләчәк заман хикәя фигыль кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

В6. 16‒28 нче җөмләләрдән туры сөйләм кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

В7. 23‒32 нче җөмләләрдән исем хәбәрле җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә языгыз.

В8. 12-16 җөмләләрдән авазлары хәрефләргә караганда күбрәк сүзләр кергән җөмләнең санын языгыз.

Барлык җавапларыгызны 1 нче номерлы җаваплар бланкына күчереп язарга онытмагыз

 

3 нче өлеш

 

Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта эшләгез. Башта биремнең номерын күрсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз

 

С1. Текст нигезендә инша (сочинение) языгыз.

Текст авторы тәкъдим иткән проблемаларның берсен формалаштырыгыз һәм аңлатыгыз (цитаталар китерү белән артык мавыкмагыз).

Автор (хикәяләүче) позициясен формалаштырыгыз. Укылган текст авторының фикерләре белән килешү яки килешмәвегезне языгыз, сәбәбен аңлатыгыз. Үз җавабыгызны, беренче чиратта, укыганнарыгызга, шулай ук белемегезгә һәм тормышта күзәткән күренешләрегезгә нигезләнеп дәлилләгез (беренче ике дәлил игътибарга алыначак).

Иншаның күләме 150 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Укылган текстка нигезләнмичә язылган эш бәяләнми. Әгәр инша сөйләп чыгу яки чыганак текстны теге яки бу аңлатуларсыз тулысынча күчереп язу формасында гына булса, мондый эш нуль балл белән бәяләнә.

Иншаны пөхтә, аңлашылырлык итеп языгыз.

 

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024
uCoz