Туган тел укытучысы Денисова Гөлүсә Рәшид кызы сайты

Меню сайта
Мини-чат
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 10
Статистика

Онлайн : 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Ата-аналарга ун киңәш

1.     Балагызның узегез кебек яки сез теләгәнчә булуын таләп итмәгез. Аңа үзегез булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.

2.     Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчөн түләү таләп итмәгез. Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башта кешегә тормыш бирәчәк һәм бу табигать законы.

3.     Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче ипи әзерләмәгез. Чөнки ни чәчсәң, шуны урасың.

4.     Аның проблемаларына югарыдан карамагыз. Аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки балнаң тормышы тәҗрибәсе бик аз була.

5.     Түбәнсетмәгез!

6.     Кешенең иң әһәмиятле очрашулары – балалар белән очрашу икәнен онытмагыз. Балагызга күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз, чөнки балада без кемне очратачагыбызны беркайчан да белә алмыйбыз.

7.     Балагыз өчен нәрсә дә булса алмыйсыз икән, узегезне гаепләмәгез.

8.     Эшли алып та эшләмәгән очракта үзегезне гаепле саный аласыз.

9.     Бала – сезнең бөтен тормышыгызны узгәртә, астын-өскә китерә торган тиран түгел, ә тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Ачыкларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

10.                Чит балаларны да яратырга өйрәнегез. Үз балагызга эшләтергә теләмәгән әйберләрне, башкаларның  балаларына эшләмәгез.

 

Ата – аналар көндәлегенә

      Кайбер ата – аналарның телләреннән түбәндәге сүзләр төшми: ”Мин нәрсә әйттем?..”, "Нәрсә кушсалар, шуны эшлә” һ.б. Бу гади сүзләр генә түгел. Бу -тәрбияләү методлары (алымнары). Әти - әниләр үзләрен боерык бирүче дип, ә баланы гаепләргә кирәк дип уйлыйлар.

      Гаилә "колы”н ирекле шәхес булып формалаша алмавын алар белмиләр, яки уйлап та карамыйлар.

      Җәза бирү һәм аны мәҗбүр итү тәрбия өлкәсендә бары тик начарлык кына китерә. Аңа боерык биреп буйсынса да, ул үзенең фикерендә кала. Ул  чын күңеленнән эшләмәсә, алдар, үзенең чын йөзен яшерер (битлеген билгеле бер вакытка кадәр салмас).

      Шулай итеп ул тормыштан ямь, тәм таба алмас, ул үз туган йортында барысыннан да үзенең серен яшерер; яшерен, астыртын булыр, иптәшләре белән аралашудан качар, укытучыдан читләшер (ялгыш сүз әйтермен дип курка).

      Тәрбия өлкәсендә төп алым – ул ышандыру. Моның өчен аны ышандырырлык итеп, үзегезнең яхшы якларыгызны күрсәтергә тырышыгыз, аның белән аралашыгыз. Шул вакытта гына сезнең уегыз аның уе белән, сезнең теләкләрегез аныкы белән тәңгәл киләчәк.

 

Әти-әни өчен анкета

 

Җаваплар “әйе”, “өлешчә (кайчагында)”, “юк”

 

1. Гаиләдә бала белән бер-берегезне аңлау бар дип саныйсызмы?

 

2. Балагыз сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшәме, үзенең шәхси эшләре турында сезнең белән киңәшәме?

 

3. Сезнең эшегез турында кызыксынамы?

4. Аның дусларын беләсезме?

 

5. Балагыз өй эшләрендә катнашамы?

 

6. Дәрес хәзерләвен даими тикшерәсезме?

 

7. Балагыз белән уртак шөгыльләрегез, мавыгуларыгыз бармы?

 

8. Гаилә бәйрәмнәрен үткәрүдә катнашамы?

 

9. Үзенең бәйрәмнәрен сездән башка гына үткәрәсе киләме?

10.Укыган китап, газеталарыгыз турында балагыз белән фикер алышасызмы?

 

11. Ә телевизион тапшырулар, фильмнар турында?

 

12.Балагыз белән бергә ял итү урыннарында (клубта, походта һ.б.) буласызмы?

 

13. Балагыз белән бергә ял итүне хуплыйсызмы?

 

Һәр “әйе” җавабы өчен – 2 балл

 

“кайчагында”, “өлешчә” – 1 балл

“юк” – 0 балл

 

20 дән артыграк балл – балагыз белән мөнәсәбәтләрегезне яхшы дип санарга мөмкин.

 

10 нан 20 гә кадәр балл – мөнәсәбәтләрегез канәгатьләнерлек дип санарга мөмкин.

10 нан кимрәк балл – балагыз белән контакт җитәрлек түгел. Мөнәсәбәтләрне җайлауда тиз арада чаралар күрергә кирәк.

головок сайта

 

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024
uCoz