Туган тел укытучысы Денисова Гөлүсә Рәшид кызы сайты

Меню сайта
Мини-чат
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 10
Статистика

Онлайн : 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Кичәнең максаты

1.Габдулла Тукай иҗаты буенча укучыларның белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.

2.Габдулла Тукайга һәм аның иҗатына карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү

3.Эстетик зәвыкларын үстерү ,әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Кичә барышы

Әллүки көе яңгырый

Әй мөкатдәс ,моңлы сазым

Уйнадың син ник бик аз?

Син сынасың мин сүнәмен , аерылабыз , ахрысы.

Очты дөнья читлегеннән

Тарсынып күңелем кошы ,

Шат яратса да җиһанга ят яраткан раббысы.

Беренче алып баручы:Кулдан кулга күчеп , үзенә сыеныр урын эзләгәндә дә , үсеп буйга җиткәндә һәм җиткәч тә , халык шагыйре булып танылгач та, ана назы татырга өлгермәгән Габдулла Тукай үзеннең гаҗәеп сизгер ,нечкә күңелендә әнисенең бишек җырын йөрткәндер , үзенең сабый чакларын еш искә төшерә торган була торгандыр.

Сәхнәгә кечкенә Тукай чыга.

Тукай:

:Авылда башка туганнарым булмаганлыктан ,әни ,мине, вакытлыча Шәрифә исемле ярлы карчыкта калдырып Сосна авылына китткән. Шәрифә карчык мине тәрбияләмәгән ,хәтта ачык йөз дә күрсәтмәгән.

“ Бишек җыры” башкарыла

Икенче алып баручы:Үзенең сабыйлык еллары ятимлектә , кимсетелү , кагыу –сугылуларда үткәнлектән , Тукай балалар дөньясын нечкәләп белә. Балаларны якын итә ,кешелекле , эшчән , белемле , тәрбияле булып үсүләре өчен тирәннән кайгыра.Җиң сызганып , балалар өчен иҗат итә, балалар әдәбиятын чын сәнгать әсәре белән баета.Тукай үзенең әсәрләре аша балаларны хезмәтне , табигатьне ,хайваннарны яратырга өнди.Шулай итеп , ул укучыда күркәм сыйфатлар тәрбияли.

“Эш беткәч уйнарга ярый”шигыре

Беренче алып баручы:Кырлай авылын , аның табигатен , кешеләрен ничек кенә яратмасын , кечкенә Апушка 1894 нче елның көзендә Җаекка китәргә туры килә. Ләкин Казан артында урнашкан , кечкенә генә, бу авыл мәңге аның күңеленә кереп кала.

“ Туган авыл” җыры башкарыла.

Икенче алып баручы:Сабый чакта күрмәгән наз һәм матур балачак хисләрен Тукай Җаек шәһәрендә кичерә.Шулай ук ул чордагы мәдрәсә тәртипләре, анда укыту алымнары белән дә Җаекта якыннан таныша.

“Шәкертләр” биюе

Беренче алып баручы:Габдулла Тукай мәдрәсәдә укыган вакытларында ук, хәлфәләр юк чагында , шәкертләргә дәрес бирә.1903-1904 нче елларда күпмедер вакыт Җаек мәктәпләренең берсендә укытучылык итә.Аны укучылар туземсезлек белән каршы алалар , дәресләрендә тырышып кызыксынып укый торган булганнар.

Икенче алып баручы:Мәктәп –мәдрәсәләрдә татар телен, татар әдәбиятын укытуга Тукай күп көч куя . Мәктәп –мәдрәсәләр өчен “Яңа кыйраәт” , “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре “ дигән дәреслекләр төзи.

“Китап “шигыре белән сәхнәгә Тукай чыга

Беренче алып баручы:1907 нче елда Тукай ашкынып “дәртле” , “моңлы “ , “нурлы” Казанга кайта . Аның Казанга кайтуы халкыбызның теленә кайтуы да булган икән. Казан , шагыйрне , шул заманның күренекле шәхесләре белән очраштыра.

Сәхнәгә шагыйрьләр чыга.

Икенче алып баручы:Әйе, Габдулла Тукай үз чорының иң талантлы , әдәбият һәм сәнгать мәйданында ат уйнаткан Г. Камал, Ф . Әмирхан,

С Рәмиев С . Сүнчәләй һәм башка шәхесләр белән очраштыра. Тукай алар белән аралашып яши , алар белән фикердәш , иҗатташ, хезмәттәш була.Татар халкы язмышы өчен борчылып ,милли яшәешне саклап калу өчен җан аталар.

“Милли моңнар”, “И каләм”, “Мөхәрриргә”, “Әллүки”,”Серләүхәсез”шигырьләре укыла.

Беренче алып баручы:Замандашларының истәлекләрендә Габдулла Тукай хатын кызга мөнәсәбәте турында да еш язалар.Матурлыкны күрә һәм нечкә итеп бәяли белүче , күңеле кешеләргә карата җылы хисләр белән тулы шагыйрь , әлбәттә, хатын кыз нәфислеген дә күргән , аның турында гүзәл итеп язган.

Икенче алып баручы:Һәркемнең дә яшьлегендә матур хисләр калдырган беренче мәхәббәт , әлбәттә, Тукай күңелендә дә урын алган.Зәйтүнә исемле кызга гашыйк булып , эчтән генә янган .

“Мәхәббәт” шигырен Тукай башкара

Беренче алып баручы:Шул ук вакытта, каләмдәшләренең язуына караганда Габдулла Тукай хатын –кыз күзенә бик чалынырга яратмаган. Чөнки үзен–ябык , кыска гәүдәле , бер күзенә ак төшкән бу егетне – гүзәл зат ияләре тиң күрмәсләр дип уйлаган. Шуңа күрә Зәйтүнә белән кавышмаган.

“Кызык гыйшык “ шигырен Тукай башкара

Икенче алып баручы:Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның гөмере бик иртә өзелә. Әмма аның күркәм образы , әсәрләре халык күңелендә яши .

Беренче алып баручы:Тукай иҗаты мәңгелек , буыннарны –буынга тоташтыручы матур, изге юл. Тукай әдәбиятның якты йолдызы , ул мәңге безнең күңелләрдә сакланыр. Ә хәзер барыбыз бергә , басып , татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел “җырын башкарыйк.

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024
uCoz