Туган тел укытучысы Денисова Гөлүсә Рәшид кызы сайты

Меню сайта
Мини-чат
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 10
Статистика

Онлайн : 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

ема: «Без-булышчылар» бүлеген кабатлауга күнегүләр эшләү

Максат:

Белем бирү максаты: 1.Өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне, хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен кабатлау.

Үстерү максаты: 2. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү; сайлап алып әйтә белү күнекмәләрен активлаштыру.

Тәрбия бирү максаты: 3. Балаларга әти-әнигә, зурларга, бер- береңә игътибарлы булып, ярдәмләшеп эшләүнең нәтиҗәлерәк булуына төшендерү, хезмәт белән шөгыльләнергә өйрәтү.

Дәрес төре:гомумиләштерү -йомгаклау

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, дәреслек белән эшләү, биремнәр үтәү, ТЭЙК-ОФ-ТАЧ ДАУН- (встать- сесть),проблемалы сорау

Принциплар: фәннилек, аңлылык һәм активлык, аңлаешлылык һәм көч җитү, системалылык һәм эзлеклелек, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу, күрсәтмәлелек, аралашу.

Чаралар:

       программа, дәреслек, кулланмалар;

       компьютер, проектор, экран, музыка, рәсем.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, сәнгать, рус теле, әйләнә-тирә дөнья һ.б.

Җиhазлау: дәреслек, такта, проектор, акбур, презентация, карточкалар, шарлар

Дәреслек:

Укучылар белән эшләү формасы: фронталь, парларда, төркемнәрдә.

 

 

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНЕҢ ТЕХНОЛОГИК КАРТАСЫ

 

Дәрес этаплары

Максат

Укучылар белән хезмәттәшлекнең эчтәлеге

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләрен булдыру

Оештыру этабы

Укучыларның дәрескә әзерлеген һәм мөнәсәбәтен ачклау 

Кыңгырау шалтырый, дәрес башлана

Укучыларны сәламли, аларның дәрескә әзерлеген тикшерә

Укытучыны сәламлиләр, дәрескә әзер булуларын белдерәләр

Шәхси:

әхлак нормаларын аңлау һәм үз-үзеңне тотышыңа бәя бирә белү;

танып-белүгә карата уңай мөнәсәбәтеңне белдерү

Регулятив:

максатны фараз итү

 

Аралашу:

кешене тыңлый белүгә, кара-каршы сөйләшүдә катнаша алуга, куелган проблема буенча бергәләп фикер алышуга юнәлтелгән  эшчәнлек

Өй эшен тикшерү

Узган дәрес материалнын үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау

Тест .

Укучыларга сораулар бирә

Укучылар дөрес  вариантны сайлап алаларАңлашылмый калган очракта сораулар бирәләр

Шәхси:

шәхесара мөнәсәбәтләрне аңлау һәм бәяләү

 

Аралашу:

кара-каршы сөйләшүдә катнаша алуга, куелган проблема буенча бергәләп фикер алышуга юнәлтелгән  эшчәнлек

Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның субъектив тәҗрибәсен актуальләштерү

Алган белемнәрне ныгыту

Шигырь тыңлыйлар

Сораулар бирә.

Укучылар җавап бирәләр. Дәреснең темасын , бурычларын ачыклыйлар

Шәхси:

шәхесара мөнәсәбәтләрне аңлау һәм бәяләү

 

Регулятив:

прогноз ясау, төгәллек кертү, ихтыяр көчеңне туплау

 

Аралашу:

тыңлый һәм сөйләшә белү, куелган проблема буенча бергәләп фикер алышу

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Укучыларның фикерен мөстәкыйль нәтиҗә ясарга юнәлтү  

Биремнең үтәлешен аңлата. 

 Теманы ачыклау максатыннан, өстәмә сораулар бирә,

Биремне дәфтәрләрендә үтиләр.

Шәхси:

танып белүгә карата уңай мөнәсәбәттә булу, белемгә омтылу, әхлак нормаларын аңлау һәм үз-үзеңне тотышыңа бәя бирә белү

 

Регулятив:

 белгән һәм үзләштергән  материалны моңа кадәр таныш булмаганнары белән чагыштырып, уку эшчәнлегенә караган бурычлар кую

 

Танып белү:

бурычларны хәл итүнең нәтиҗәле юлын сайлау

 

 

Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану

 Күнегүләр эчтәлегенә төшенү

Биремне парларда  эшләү. Фикер алышу, нәтиҗә ясау, Дәреслек белән эшләү

 Чишү юлының үрнәген бирә 

 Аңлатма бирү, нәтиҗә ясау 

Танып белү:

гипотеза кую, фикер алышу, исбатлау

 

Регулятив:

план төзү һәм эшлисе гамәлләрне алдан билгеләү,  эш ысулларын һәм эшнең нәтиҗәсен үрнәк белән чагыштырып карау

Физкультминутка

Гәүдәне ял иттерү.

“Пантомима “ уены башкарыла

Физик күнегүләр башкарыла.

Хәрәкәтләр күрсәтү.

 

 

Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү

 Бу эшне проект эше итеп башкару.

Биремне төркем белән эшләү. Фикер алышу, нәтиҗә ясау,

 

 Чишү юлының үрнәген бирә 

 Аңлатма бирү, нәтиҗә ясау 

Танып белү:

иҗади һәм эзләнү характерындагы мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итү

 

Шәхси:

әхлак нормаларын аңлау һәм үз-үзеңне тотышыңа бәя бирә белү,  дус булуга һәм хезмәттәшлеккә әзер булу

 

Регулятив:

иптәшләрең белән дустанә мөнәсәбәттә булу, каршылыклы уй-фикерләр булганда, дөрес юлны сайлый белү

 

 Аралашу:

монологик һәм диалогик сөйләмгә ия булу, иптәшләрең һәм өлкәннәр белән нәтиҗәле һәм ирекле хезмәттәшлек

Өй эшен аңлату этабы

Укучыларга өй эшенең максатын, үтәү юлларын аңлату

 

Аңлату

Өй эшен үтәү технологиясен, күнегүне эшләү алымнарын өйрәтү. Укучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алып, дифференцацияле өй эше бирү

Өй эшен көндәлекләргә язалар, сорауларга җавап алалар

Регулятив:

өйрәнелгән материалның кирәклегенә һәм  әһәмиятенә төшенү, каршылыклы уй-фикерләр булганда, дөрес юлны сайлау

 

Танып белү:

танып белү максатын мөстәкыйль формалаштыру, логик фикерләүгә омтылу

 

Аралашу:

сораулар бирү, тыңлый һәм кара-каршы сөйләшүдә катнаша белү

Рефлекция

Белем алу процессын уңайлы, нәтиҗәле итеп оештыру

Дәрес бетте. Укучылар, дәрестә актив катнаштыгыз. Сезгә киләчәктә дә уңышлар телим, зур рәхмәт

 

Дәреснең бурычлары нигезендә сораулар бирү. Кайсы бурычның алдагы дәрескә дә күчүе турында укучылардан сорау

Укытучы татар теле дәресенә карата укучыларның уңай мөнәсәбәтен тәэмин итә

Сорауларга җавап бирү, дәрес турында фикер белдерү Дәрестән уңай тәэсир алалар

Регулятив:

укучыларның программа нигезендә аерым темалар буенча үзләштергән белем һәм күнекмәләрен бәяләү, укучыларның уку гамәлләренә ия булуларының сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, йомгаклау, белемнәрен тикшерүне оештыру

 

Шәхси:

үзеңнең уку эшчәнлегеңне бәяләү (уңышларыңны, мөстәкыйльлегеңне бәяләү, җитешсезлекләреңнең сәбәбен аңлау)

 

Аралашу:

аңлы рәвештә башкаларның фикерләренә таянып  эш итү,   куелган проблема буенча бергәләп фикер алышуга, иптәшләрең һәм өлкәннәр белән нәтиҗәле һәм ирекле хезмәттәшлек итүгә  юнәлтелгән  эшчәнлеккә әзер булу, җәмгыятнең актив шәхесе булып үсү

 

 

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024
uCoz