Туган тел укытучысы Денисова Гөлүсә Рәшид кызы сайты

Меню сайта
Мини-чат
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 10
Статистика

Онлайн : 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Тема: «Мин өйдә булышчы» бүлеген кабатлауга күнегүләр эшләү. Татар теле, 3нче сыйныф

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе.

Белем бирү максаты: 1.Өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне, хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен кабатлау.

Үстерү максаты: 2. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү; сайлап алып әйтә белү күнекмәләрен активлаштыру.

Тәрбия бирү максаты: 3. Балаларга әти-әнигә, зурларга, бер- береңә игътибарлы булып, ярдәмләшеп эшләүнең нәтиҗәлерәк булуына төшендерү, хезмәт белән шөгыльләнергә өйрәтү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, дәрес темасына ясалган презентация, тест сораулары, сүзлекләр

Дәрес тибы: диалолик-монологик сөйләмгә чыгу, йомгаклау дәресе.

Дәрес барышы:

1.Дәреснең оештыру өлеше

Исәнмесез , балалар. Хәерле көн. Бүген татар теле дәресен мин үткәрәм. Минем исемем Денисова Гөлүсә Рәшидовна.Бер –берегезгә карап елмаегыз . Җилкә күршегезнең  һәм каршыдагы күршегезнең  кулын кысып , дәресебезнең уңышлы үтүен теләп , яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.

 Бүген кем дежур?(ТЭЙК-ОФ-ТАЧ ДАУН

Бүген ничәнче число?

Атнаның нинди көне?

Сыйныфта кем юк?

Бүген көн нинди?.

Өй эше бармы?

2.Өй эшен тикшерү

Укучылар өйгә эш нәрсә иде?

Хәзер  әйдәгез әле тест ярдәмендә өй эшен тикшерик. Укучылар , бу эшне мин пликкерс приложениясе ярдәмендә тикшерәм. Сезгә дөрес вариантны сайлап алырга һәм карточкаларыгызда күрсәтергә кирәк булачак.

Тест

Укучылар , узегез күргәнчә кайберләрегезгә әле бәйлек сүзләрне кабатларга кирәк була.

3.Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның субъектив тәҗрибәсен актуальләштерү

Укучылар, әйдәгез әле экранга карыйк. 37нче гимназиянең сезнең кебек 3нче сыйныфта укучы бер укучы сезгә шигырь җибәрде . Әйдәгез эле, Әмирне тыңлап үтик.Укучылар , шигырьдә ни турында сүз бара.

Әйе, Әмир әнисенә булышуы турында сөйли . Сез дә татар теле дәресләрендә өйдә өлкәннәргә булышу турында текстлар укыгансыз. Димәк, бүген безнең дәресебезнең темасы нинди була инде?

Бик дөрес , без бүген “ Мин өйдә булышчы” темасын йомгаклыйбыз.

Дәрестә без бүген нишлибез икән?

Укучылар, сез үзегез “булышчы” сүзен ничек аңлыйсыз? (Как понимаете слово “Помощник”) Тот кто кому-то приходит на помощ, помогает. Кем булышчы була ала? (Кто может быть помощником?) – Һәркем (Каждый человек может стать кому-то помощником) Балалар да мы? (И дети тоже?) Әйе. Ә алар кемгә булышчы була алалар? (А кому они могут стать помощниками?) – Әтигә, әнигә, әбигә, бабайга, энегә, сеңелгә... (Для папы, мамы, бабушки, дедушки, братьям и сёстрам, друзьям, одноклассникам, птицам, животным ) Ә без аларга ничек булыша алабыз соң? (А как мы им можем помочь?) Давайте, посмотрим , ләкин сүзләр урыннарын алыштырганнар. Дөрес итеп җөмләләрне төзергә кирәк.Бу эшне язып башкарабыз.

3.. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

 СИМАЛТИНУС  РАУНД  ТЭЙБЛ

Мин тәлинкә пешерәм

Мин аш себерәм

 Мин китап юам.

Мин урын сибәм.

Мин голләргә су җыям.

Мин идән укыйм.

Мин дәрес ашыйм.

 

Мин тәлинкә юам.

Мин аш пешерәм.

Мин китап укыйм.

Мин урын җыям.

Мин гөлләргә су сибәм.

Мин идән әзерлим.

Мин дәрес себерәм.

Укучылар күнегүне башкарганнан соң, бер- берсенең эшләрен алып слайд аша тикшерәләр.

 

4.Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

Парларда эш.

Дәреслек буенча күнегү үтәү.82нче  бит , 3нче күнегү.

Физкультминутка

Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү

Төркемнәрдә  эш.

Укучылар, сез хәзер төркемнәрдә эшлисез. Тизән Яңа ел бәйрәме җитә, бу бәйрәмгә  кунаклар килә . Һәр төркем өйдә  бәйрәм алдыннан әниләренә ничек булышуы турында сөйләргә тиеш.  . Беренче төркем-мин алмашлыгын кулланып , икенче төркем – син  алмашлыгын кулланып  , өченче төркем – ул алмашлыгын кулланып   җөмләләр төзи.Бу сезнең бүгенге дәреснең проект эше булачак. Рәсемнәрне ябыштырып , җөмләләрне туры килгән рәсем астына языгыз.Эшегезне тәмамлагач, һәр төркем үзенең проект эшен яклый .

Идән ю!

Тузан сөрт!

Кибеткә бар!

Бәрәңге чистарт !

 

5.Өй эшен аңлату этабы

Укучылар, өй эшен катлаулыгы ягыннан өч төрле дәрәҗәдә бирәм. Һәр укучы уку материалын ничек аңлавыннан чыгып ,үзе башкарып чыга алган  дәрәҗәдәге өй эшен  сайлап ала.

Беренче дәрәҗә-83нче бит , 5нче күнегү;
Икенче дәрәҗә-“ Мин өйдә булышчы темасына “ 3 җөмлә төзергә;
Өченче дәрәҗә-“ Мин өйдә булышчы “ темасына кечкенә хикәя төзергә.

6.Дәрескә нәтиҗә ясау. Рефлекция

Әйдәгез, дәресебезгә йомгак ясыйк инде. Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек: ничек булышчы булырга, ярдәмчел булырга. (Чему мы сегодня научились? Быть для кого-то помощником) Без кемнәргә булышабыз? (Әнигә, әтигә, әбигә, бабайга, То есть, если присмотрется, вокруг много людей,которые нуждаются в нашей помощи. Давайте, прежде всего будем радовать близких нам людей, также не будем проходить мимо если кому-либо необходима наша помощь. Яңа ел алдыннан ничек булышканыгызны белдек . Сез тырыш, уңган , игътибарлы укучылар. Дәрестә бик яхшы эшләдегез. Без сезнең белән чыршы бизибез , әгәр дә дәрес сезгә ошаса һәм теманы аңласагыз зәңгәр төстәге  шарны  элегез, дәрес ошаса , ләкин тема буенча сораулар калса – шәмәхә төстәге шарны , ә дәрес ошамаса һәм сез теманы аңламасагыз кызыл шар элегез.

Балалар, йомгаклап шуны әйтәм. Сезнең төп эшегез-уку, белем алу. Әти-әниләрегез дә, мин дә сезне тормышта булдыклы, уңган кешеләр итеп күрәсебез килә. Ә моның өчен хәзердән үк кулыгыздан килгән хезмәтне башкарып, өлкәннәргә ярдәм итеп үсәргә кирәк.Сау булыгыз, балалар.

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024
uCoz