Главная | Регистрация | Вход | RSS |
Туган тел укытучысы Денисова Гөлүсә Рәшид кызы сайты |
|
Татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен методик ярдәмлек (Татар мәктәпләре, рус сыйныфларында укучы татар балалары һәм рустелле укучылар өчен тестлар һәм биремнәр) Авторлар: Г.Т. Җәләлетдинова Л.Н.Мәзгутова Г.Ш.Нәбиуллина Р.Р. Фәтхетдинова Эчтәлек 1. Аңлатма язуы...........................................................................................3 2. Татар мәктәпләрендә укучы балалар өчен тест һәм биремнәр...................................................................................4 3. Биремнәргә җаваплар һәм бәяләү критерийлары.........................................................................13 4. Рус сыйныфларында укучы татар балалары өчен тест һәм биремнәр 1 нче вариант..........................................................................................17 Биремнәргә җаваплар.......................................................................................24 2 нче вариант..........................................................................................26 Биремнәргә җаваплар.......................................................................................33 5. Рустелле укучылар өчен тест һәм биремнәр.................................................................................36 6. Биремнәргә җаваплар һәм бәяләү критерийлары.........................................................................44 Имтихан эшләрен башкару өчен күрсәтмә. Татар теленнән имтихан эшен башкару өчен 3 сәгать (180 минут) вакыт бирелә. Биремнәр 3 өлештән тора. 1 нче өлештә 32 бирем (А1- А32). Аларның һәрберсенә җаваплар дүрт вариантта бирелгән, ләкин аларның берсе генә дөрес. Шул дөрес җавапны сайлап алырга, номерын күрсәтергә кирәк. 2 нче өлеш 8 биремнән тора (В1 - В8). Бу өлештәге биремнәргә имтихан бирүче үзе җавап бирә һәм яза. Җавап бик кыска һәм төгәл булырга тиеш. 3 нче өлештә исә бер генә бирем (С1). Бирелгән текстның эчтәлеге буенча иҗади эш башкарырга кирәк (150 сүздән торган сочинение). Иҗади эш өчен 80 – 90 минут вакыт калдырылса, аны тиешле югарылыкта үтәү мөмкин булачак. Имтихан эшен бирелгән тәртиптә үтәргә киңәш ителә. Белмәгән сорауларны калдырып торырга кирәк. Бөтен эшне үтәп чыкканнан соң, вакыт калса, аларга кабат әйләнеп кайтырга була. Дөрес җаваплар, авырлык дәрәҗәләренә карап, бер яки бердән югарырак балл белән бәяләнә. Үтәлгән биремнәр өчен куелган барлык баллар кушылып, гомуми балл чыгарыла. Дөрес җаваплар биреп, күбрәк балл җыярга тырышыгыз. Уңышлар сезгә! Татар мәктәпләре өчен тест һәм биремнәр. Биремнәргә характеристика.
Искәрмә: С – сайлап алынган җавап. К – кыска җавап. И – иҗади эш. |
|
Copyright MyCorp © 2024 |
uCoz |