Туган тел укытучысы Денисова Гөлүсә Рәшид кызы сайты

Меню сайта
Мини-чат
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 10
Статистика

Онлайн : 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Эссе

Минем тормышымда – укытучы…

Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…

Н.А.Некрасов

Укытучы… Мөгаллим... Мөгаллимә... Борынгы заманнардан ук билгеле булган. Булган, бар һәм, әлбәттә, ул булачак! Күк йөзендә йөзгән Кояшның үзе кебек мәңгелек ул Укытучы! Җир шарында яшәүче һәр кешенең язмышы Аның белән бәйле. Мөгаллимнең йөрәк нуры, җан җылысы тетрәнүләр һөм газаплар кичергән Планетабызны дәвалау һәм җылыта алу сәләтенә ия. Тормышта булган бар изгелек, игелеклелек, илһам, яктылык, җылылык чыганагы ул Укытучы. Ул –зиһен һәм аң, хаклык һәм хакыйкать, дуслык һәм тынычлык төшенчәләрен гамәлгә ашыручы, матурлыкка хезмәт итүче.

Дөнья серләренә ныграк төшеним, тормышыңны кешеләргә файдалы, мәгънәле итим дисәң, белем алырга кирәк. Шуңа күрә һәр заманда да белемле кешенең кадере зур булган. Минем күңелемә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучылар ул - минем укытучыларым. Аларга рәхмәт хисләрем чиксез минем.

Бик күпләр өчен Ана һәм Укытучы –тәңгәл төшенчәләр. Сабый бала да беренче адымнарын әнисенә карап ясарга өйрәнгән кебек үк, мәктәпкә килгән беренче сыйныф укучысы да укытучы күзләренә юнәлтеп, беренче белемнәрен ала башлый. Укытучы балаларның уңышларына чын йөрәктән куана, һәр адымын хуплап, белем иленә сәяхәткә алып чыга. 11 ел буена дәвам иткән сәяхәт һәр баланың һөнәрен сайлауда ниндидер бер этәргеч булып тора. Меңләгән һөнәрләр арасыннан кеше язмышына, ул гына да түгел илләр, дәүләтләр һәм хәтта кешелек дөньясының язмышына тәэсир итәрлек көчкә ия булган һөнәрләрнең берсе бит ул -Укытучы! Һәркем өчен дә кадерле дә, изге дә бу сүзләр.

Укытучыларның һәрберсен күктәге йолдызларга тиңләп була. Чөнки алар караңгы төндә юл күрсәтүче йолдызлар кебек, гел юнәлеш бирүчеләр вазифасында. Кыен хәлләргә очрасак, шундук укытучыларыбызның сүзләре, киңәшләре искә төшә. Әйе, алар безгә белем-мәгърифәт бирүләре белән беррәттән, тормыш дигән олы юлга әзерләп чыгаручылар да икән. Минем тормышымда класс җитәкчем, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Роза Куприян кызының роле аеруча зур.

Бөек Тукай телебезнең байлыгын, аһәңлеген, газиз туган җиребезнең кадерен, белем алуның мөһимлеген безгә Роза Куприяновна төшендерде. Әйе, туган тел, туган җир төшечеләреннән дә кадерлерәк ни бар соң дөньяда?! Һәр тойгы-кичереш кеше күңеленә бары тик туган теле аша гына бөтен нечкәлекләре белән барып ирешә ала. Ә туган җиренең кадерен, аңа булган мәхәббәтне, ярату хисен ана теле укытучысыннан да оста итеп кем аңлатып бирә алсын?! Шушы уем мине үз вакытында Татар дәүләт гуманитар институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә китерде дә.

Укучының иң изге, иң матур хисләрен, иң саф теләк-омтылышларын кабызучы ул- татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга тиеш дип уйлыйм. Минем хезмәтем дә - мәңге сүнмәс шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин дә – Укытучы.

Аның өчен мәктәп зур бер алан

Укучылар – аның гөлләре.

Һәрберсенең бар үз сәләте

Үз фикере һәм дә уйлары.

Мин балалар дөньясын чәчәкле алан итеп сурәтләр идем. Чәчәкләр дә төрле-төрле бит, кайсылары җете төсләре белән күзгә ташлана, кайсылары исе белән күңелгә хуш килә, ә кайберләре тыйнак кына үзенә игътибар итүне көтеп тора. Аларның һәркайсының үз матурлыгы, үзенчәлеге бар. Балалар да чәчәкләр кебек табигать тудырган затлар, һәркайсы үзенчәлекле. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Мин моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә мин укытуның төрле алымнарын кулланам.

Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнә, яңа ачышлар ясарга омтыла. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү – ят нәрсә. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.

Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Шуңа да татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион- коммуникатив технологияләрне актив кулланам. Укучыларым төрле конференцияләрдә, олимпиадаларда – җиңүчеләр. Аларның уңышлары – ул күпъеллык хезмәтем җимешләре.

Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл. Үзең яраткан эштә узган еллар – бәхет бит ул! Күңел биреп, заман сулышын тоеп эшләгәндә укытучы исеменә тап төшермәм дип уйлыйм.

 

 

 

 

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024
uCoz