Туган тел укытучысы Денисова Гөлүсә Рәшид кызы сайты

Меню сайта
Мини-чат
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 10
Статистика

Онлайн : 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Тема: Зат алмашлыкларының үзенчәлекләре. Килешләр белән төрләнеше.

Максат:

1)Дидактик максат: Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнү үзенчәлеген үзләштерә белүенә шартлар тудыру;

2)Үстерелешле максат: Укучыларның уйлау(фикерләү), логик фикерләү ( гомумиләштерү ) үсеш өчен җирлек тудыру .

3) Тәрбияви максат:

Җиһазлау: дәреслек 6нчы сыйныф Николай Валентинович Максимов, Мәрзия Зәки кызы Хәмидуллина.Татар теле 6нчы сыйныф .Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2015

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу.

Эшчәнлекне оештыру формалары: фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә.

Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары : укытучы сүзе, сорау- җавап, өлешчә эзләнү, дәреслектән күнегүләр эшләү, карточкалар буенча эш, QR кодлар

Дәрес барышы

Ориентлашу, мотивлаштыру этабы

1) Исәнләшү.Хәерле көн, кадерле укучылар!. Татар теле дәресен бүген мин , Гөлүсә Рәшидовна, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 37нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы алып барам.

2) Уңай психологик халәт тудыру Карагыз әле, балалар, тәрәзәдә язгы яктылык, кояш ничек матур елмая. Әйдәгез , без дә бер-беребезгә шулай елмаеп исәнләшик. Күрегез әле, класс бүлмәсе яктырып, җылынып та киткәндәй булды. Серлелеге , сафлыгы, якты кояшы белән яз хакимлек иткән март көнендә сезнең белән очрашуыма мин бик тә шатмын Мин барыбызга да уңышлар телим. Бүгенге дәресебез эшлекле,күңелле, файдалы һәм дустанә мөнәсәбәттә узар дип ышанам.

3.) Белемнәрне тигезләү – актуальләштерү ( Тест)

Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә энҗе - мәрҗән бар .Белгәннәр чумып алыр,белмәгәннәр коры калыр.Татар халык мәкале)

Тел дәрьясының гаҗәеп кыйммәтле , хикмәтле хәзинәсе

Фикер алышу. Нәтиҗә: белем – ул байлык, шуңа күрә безгә тырышып укырга кирәк.

Укучылар, без тел гыйлеменең морфология бүлеген өйрәнәбез. Балалар,алдагы дәресләрдә алмашлык сүз төркеме белән таныштыгыз. Алмашлыкларның ясалышын, төркемчәләрен беләсез.Хәзер сезгә аларны искә төшерергә кирәк булачак. Әйдәгез әле, өйрәнгәннәрне искә төшереп тест эшләп алыйк. Тестны мин пликкерс прилоежениесен кулланып телефон аша кулларыгыздагы кодлардан төшереп, сезнең җавапларыгызны алам

Слайд

1.Алмашлык нинди сүз төркеме?

А) Мөстәкыйль сүз төркеме.

Б)Бәйләгеч сүз төркеме.

В)Модаль сүз төркеме .

2.Алмашлык дип нинди сүзләрне атыйлар ?

А) Предметны белдергән .

Б)Сөйләмдә исем, сыйфат, сан, рәвешләргә күрсәткән.

В)Предметның билгесен белдергән .

2.Һәркем, беркем, һичкая - төзелеше ягыннан болар нинди алмашлыклар?

А)Парлы алмашлыклар.

Б)Ясалма алмашлыклар .

В) Кушма алмашлыклар.

3.Тезмә алмашлыклар ничек языла?

А)Сызыкча аша.

Б)Һәр сүз аерым.

В) Бергә кушып.

Укучылар, кайберләрегездә хаталар бар. Әйдәгез әле тагын бер кат искә төшереп үтик . Игътибарыгызны электрон тактага юнәлтик әле

Слайд

Кемнәрнең хаталары булды, зинһар өчен иътибар белән тыңлап утырыгыз Кем миңа алмашлыкның төшенчәсен әйтеп үтә?

Көтелгән җаваплар :

Төркемчәләрен кем санап китә ?

Көтелгән җаваплар :

Ясалышлары ягыннан нинди алмашлыкларга бүленәләр?

Көтелгән җаваплар :

Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Слайд

Укучылар,сезгә үзем иҗат иткән “ Сүзләр.. “ исемле шигыремне укып китәсем килә. Игътибар белән тыңлавыгызны , шигырьдә нәрсә турында сүз баруын ачыклавыгызны һәм кызыл төс белән язылган алмашлыкларга карап ,бүгенге дәреснең темасын билгеләвезне сорыйм.

Сезгә әйтәм!Сүзләр дә кешеләрдәй,

Аларның да шул, була төрлесе.

Яхшы, яман, гайбәт, гаделләре,

Тәмле сүзләр. Була төрткелесе.

Сүз белән яралап та була,

Сүз белән була дәвалап.

Бер сүз җитә юкка чыгарырга,

Телеңдәген әйт, син, гел уйлап!

Шигырь нәрсә турында.

Көтелгән җаваплар : Сүзләр турында

Ничек уйлыйсыз шушы шигырем белән мин сезгә нәрсә әйтергә теләдем икән?

Көтелгән җаваплар : Әйтәсе сүзне уйлап әйтергә.

Бик дөрес , укучылар Начар сүзләр әйтеп кешеләрне үпкәләтергә, рәнҗетергә ярамый. Һәр әйтәсе сүзегезне уйлап әйтегез. Шигырьдә нинди алмашлыклар кулланылган?

Көтелгән җаваплар :Сезгә, син

Слайд

Төркемчәсе ягыннан бу нинди нинди алмашлыклар ?

Көтелгән җаваплар :Зат алмашлыклары)

Нинди сорауларга җавап бирәләр ?

Көтелгән җаваплар :Кемгә? Кем?

Әйе, балалар , сорауларын дөрес билгеләдегез.

Бу нәрсә сораулары?

Көтелгән җаваплар : килеш сораулары .

Димәк нинди нәтиҗә ясый алабыз ?

Көтелгән җаваплар : Зат алмашлыклары килеш белән төрләнә.

Дәресебезнең темасы нинди булыр дип уйлыйсыз?

Көтелгән җаваплар : Зат алмашлыкларының үзенчәлекләре. Килеш белән төрләнеше

Темадан чыгып үзебезгә нинди максат куябыз инде?

Көтелгән җаваплар :Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерә белергә өйрәнергә.

Куйган максатыбызга ирешер өчен нәрсәләр эшләрбез икән укучылар ?

Көтелгән җаваплар :Күнегүләр, биремнәр эшләрбез.

Бик дөрес, бүгенге дәрестә без –зат алмашлыкларының үзенчәлекләре белән танышырбыз,аларның җөмләдә кулланылышын карарбыз, сүзлек составын баетырбыз.

Слайд

Проблемалы сорау!

Укучылар без ничә зат алмашлыгы беләбез. Кулларыгызны күтәреп җавап бирәбез.

Көтелгән җаваплар :Мин, син , ул, без, сез, алар.

Татар телендә зат алмашлыкларының лексик составы зур түгел, алар барысы алты сүздән тора.Балалар зат алмамшлыкларының парлашып килүен ничек аңлыйсыз?

Көтелгән җаваплар :Берлек һәм күплек санда.

Мин-без

Син- сез

Ул- алар

Слайд

Эйдәгез әле , зат алмашлыкларын рус , инглиз телләренә тәрҗемә итик әле.

Көтелгән җаваплар :

Эйдәгез әле, төркемнәрдәт эшләп алыйк

Беренче төркем мин алмашлыгын кулланып үзе турында ике җөмлә төзи. Икенче төркем син алмашлыгын кулланып дустына һәм таныш булмаган кешегә мөрәҗәгать итә.

Өченче төркем Гөлназ сүзен тиешле алмашлыклар белән алыштыра.

Тикшерәбез.һәр алмашлыкка анализ бирэбез. Нәтиҗә чыгарабыз.

.

Слайд .

Гөлназ- акыллы һәм тәртипле укучы, бик яхшы укый. Гөлназ дәресләргә һәрчак әзерлек белән килә. Гөлназны сыйныфташлары да ярата, укытучылары да мактый. Гөлназ яхшы дус та, Гөлназ һәрчак ярдәмгә әзер

Әйдәгез тикшерәбез .Димәк ,нәтиҗә чыгарабыз .Син алмашлыгы урынына сез алмашлыгы нинди очракларда кулланабыз ?

Көтелгән җаваплар :

Олы кешегә мөрәҗәгать иткәндә.

Белмәгән кешегә эндәшкәндә.

Берничә кеше белән сөйләшкәндә.

Ихтирам йөзеннән

Мин алмашлыгын һәр җөмләдә дә куллансак . Җөмләләребез ничек чыга?

Көтелгән җаваплар : мактану төсмерендә.

Алмашлыклар сөйләмне кабатлаудан коткаралар, аны матур һәм яңгырашлы итәләр.

Укучылар , ничек уйлыйсыз зат алмашлыкларының мәгънәсе нинди икән , алар нәрсә белдерә?

Көтелгән җаваплар :Мәгънәсе- сөйләшүдә катнашучы затларны белдерәләр

Слайд

Кайсы зат сөйләүче?

Көтелгән җаваплар : мин, без

Тыңлаучы зат кем?

Көтелгән җаваплар : син , сез

Сөйләмдә катнашмый?

Көтелгән җаваплар :ул, алар

Слайд

Әйдәгез әле, китаптан мөрәҗәгать итик әле. Билгеләмәне кем укый?

Укучылар зат алмашлыклары сөйләмдә нинди кайсы сүз төркемен ачыклап килә дидек әле?

Көтелгән җаваплар :Исем сүз төркемен

Укучылар нинди сүз төркеме килешләр белән төрләнде?

Көтелгән җаваплар :Исем

Башта килешләрне искә төшереп китик әле. Алар ничә һәм ниндиләр?

Әйдәгез әле укучы сүзен килешләр белән төрләндерик әле.

Көтелгән җаваплар :

Слайд

Балалар, эшебезне парларда башкарырбыз. Әлеге биремне интернет челтәрендәге леарнинг апс орт интерактив биремнәр конструкторы аша башкарырбыз. “ Зат алмашлыклары “ дип аталган биремнәр җыелмасына кереп, беренче төркем мин алмашлыгын, икенче төркем син алмашлыгын, өченче төркем ул алмашлыгын төрләдерә. Эшебезне парларда башкарганга күрә бер – берегез белән киңәшеп , уйлашып эшләгез. Уңышлар сезгә, балалар !

Зат алмашлыкларының үзенчәлекләрен ачыклау.

Таблицага карап, бергәләп нәтиҗә чыгарыйк

Б.к. кем? мин син ул

И.к.кемнең? минем синең аның

Ю.к. кемгә? миңа сиңа аңа

Т.к. кемне? мине сине аны

Ч.к. кемнән? миннән синнән аннан

У-в.к. кемдә? миндә синдә анда.

Укучылар , әйдәгез әле акыллы белем чыганагы китапка мөрҗәгать итеп эшебезнең дөреслеген тикшерик.

Зат алмашлыклары төрләнеше белән исемнәрнең төрләнеше арасында аерма бармы?

Көтелгән җаваплар :Иялек һәм юнәлеш килешендә

Укучылар , игътибар итегез әле, мин. Син алмашлыкларының төрләнешендә нинди үзенчәлек бар?

Көтелгән җаваплар : Иялек килешендә минем, юнәлеш килешендә миңа, сиңа.

Юнәлеш һәм төшем килешләрендә фонетик үзгәреш барлыкка килә:

Мин+га миңа

Син+га сиңа

Мин+не мине

Син+не сине

Иялек кушымчасы –ем ( минем)тартым кушымчасына аналогия рәвешендә үзгәргән дип санала

Ул алмашлыгының борынгы тамыры

( -әп/ -ин)формасында булган . (Сравнительная грамматика тюркских языков :Региональные реконструкции , 2002:319)Килеш белән төрләнгәндә III зат алмашлыгының тамыры үзгәрә

Укучылар, еш кына сөйләмдә миңга, сиңга, миндән, синдән дип сөйләшүләр очрый. Бу хаталарны булдырмас өчен, безгә килеш белән төрләнешне яхшы белергә кирәк-

Ул алмашлыгының төрләнешендә нинди үзенчәлек бар?

Көтелгән җаваплар : Ул алмашлыгының борынгы тамыры

( -әп/ -ин)формасында булган . (Сравнительная грамматика тюркских языков :Региональные реконструкции , 2002:319)Килеш белән төрләнгәндә III зат алмашлыгының тамыры үзгәрә

тамырдан үзгәрә) Модельга игътибар итик әле

Слайд

Физкультминутка

Мин(укучы ике кулының да баш бармагы белән үзенә күрсәтә.)
Син (имән бармаклары белән як-якка күрсәтә.)
Ул (ике кулын сузып, алга күрсәтә.)
Бердәм

Слайд

Дәреслек белән эш.

259 нчы күнегү

Җәяләр эчендәге алмашлыкларны тиешле килешләргә куеп күчереп языгыз.Алмашлыкларның санын күрсәтегез??

I төркем

Сез еракта, ләкин (мин) күңелем һәрвакыт (сез) белән .

II төркем

Мин (сез) бервакытта да телемнән төшермим.

III төркем

Мин ( сез) сагынам , юксынам. (И. Гази)

2. Модельләштерү - ысул аерып алу, дәрестә башкарылган эшне кыскача язуда күрсәтү.

III. Рефлексия, бәя этабы.

Балалар, төркемнәрдә сөйләшеп , түбәндәге сорауларга җавап әзерләгез әле.

нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);

ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);

нинди нәтиҗә ясадык? (Н = н1 + н2+ н3), дигән сорауларга җавап бирү.

2. Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.

Балалар, дәрестә эшләвегезне үзегез бәяләрсез кем дә кем шушы модельга карап куллана ала үзенә 3 куя, кем модельга карамыйча сүзләрне куллана ала 4 куя, кемнәр модельга карамыйча җөмлә төзи ала 5 куя.

Кемнәр үзенә 5куйды, кемнәр 4, кемнәр 3.?

5-?

4- ?

3-?

Рәхмәт . Үзбәя бик гадел булды

3. Өйгә эш алу.

Өйгә эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:репродуктив эшчәнлеккә- 169 нчы бит , 259 нчы күнегү ( 2нче-4 нче җөмләләр)

конструктив эшчәнлеккә . Нокталар урынына алмашлыклар куеп, сүзтезмәләрне күчереп язарга

...яратам.

... горурланабыз.

... бардыгыз.

... балкып тора.

... яшәгәннәр.

... сөйләдең.

иҗади эшчәнлеккә

Балалар , кем иҗади икенче яки өченче биремнәрне сайлап ала икән, сезгә тараткан буклетларда минем элетрон почтам һәм шәхси сайтымның адресы бар. Әгәр дә миңа эшләрегезне җибәрсәгез, мин бик шат булыр идем. . Электрон журналга мин үзем билге куя алмыйм, ләкин бүген дәрестә әйбәт эшләгән укучыларга 5 куям. Сау булыгыз , балалар. Тәрбияле, тәртипле булыгыз. Һәр әйткән сүзегезнең мәгънәсен аңлап әйтегез, авыр сүзләр әйтеп кешеләрне үпкәләтмәгез .Дәресемне Ризатдин Фәрхетдин сүзләре белән тәмамлыйсым килә: Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024
uCoz