Туган тел укытучысы Денисова Гөлүсә Рәшид кызы сайты

Меню сайта
Мини-чат
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 10
Статистика

Онлайн : 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Сыйныф җитәкчесенең хезмәт бурычлары

1.Гомуми положениеләр

          Сыйныф җитәкчесе – ул мәктәптә балалар тормышын оештыручы педагог функциясен башкара. Тәрбияләнүчеләргә лаеклы тормыш үрнәкләре, проблемалы ситуацияләрдән дөрес чыгу юлын күрсәтүче булып тора.

          Сыйныф җитәкчесе югары яки махсус урта белемгә ия булырга тиеш.

          Сыйныф җитәкчесенең эшчәнлеге белән мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары җитәкчелек итә.

          Сыйныф җитәкчесе үзенең эш нәтиҗәләре турында директор, завуч, педсовет алдында отчет бирергә тиеш.

 

2.Сыйныф җитәкчесенең сыйныф белән эшләвенең төп бурычлары һәм юнәлешләре.

          Бала шәхесенең индивидуаль физик һәм рухи яктан үсеше өчен уңай шартлар тудыру.

          Һәр баланың үсеш үзенчәлекләрен өйрәнү

          Балаларның интересларын, кызыксынып эшләгән эшләрен өйрәнү.

          Класста уңай атмосфера һәм мораль-психологик климат тудыру.

          Балаларның яшь үзечәлекләрен исәпкә алып, коллективның эшен оештыру.

          Сыйныф үзидарәсе эшен оештыру.

          Тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар, әти-әниләр белән килеп чыккан проблемаларны хәл итү.

          Укучыларга психологик якын килеп эшләү, гражданин буларак хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру.

          Уку процессында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итә.

          Педагогик консилиумнар оештыра һәм катнаша. Үз сыйныфындагы укучыларның укуга кагылышлы проблемаларын хәл итә, дәресләренә керә ала.

          Укучыларның түгәрәкләргә, секцияләргә йөрүен контрольдә тота.

          Һөнәр сайлаганда ярдәм итә.

          Укучыларның хокукларын һәм иреген саклый, сәламәтлеге, тормышы һәм иминлеге өчен җавап бирә.

          Авыл хуҗалыгы эшләрен оештыра, түләү турында администрация белән сөйләшә.

          Әти-әниләргә консультацияләр бирә, ата-аналар җыелышлары үткәрә.

          Ашау-эчүне, дежурлык, ремонт эшләрендә ярдәм итүне оештыра, журналны тутыра, йөрешне исәпкә ала, гадәттән тыш вакыйгалар булган очракта, әти-әниләргә һәм администрациягә вакытында хәбәр итә.

          Педсовет, семинар эшләрендә, административ һәм методик киңәшмәләрдә катнаша.

 

3.Сыйныф җитәкчесенең эш режимы

Мәктәп һәм педагогик коллективның эшен оештыру турында гомуми кагыйдәләр Хезмәт кодексында күрсәтелә.
Сыйныф җитәкчесенең балаларга багышланырга тиешле эш сәгате атнага 6 сәгать
Класс сәгате атнага бер тапкыр расписание нигезендә үткәрелә, планы була.
Ата-аналар җыелышы чиреккә бер тапкыр уздырыла.
Эшләгән эш турында чирек ахырында администрациягә отчет бирелә.
Каникул вакытына һәм җәйге чорга аерым өстәмә план төзелә.

 

4. Сыйныф җитәкчесенең хокуклары

4.1 сыйныф җитәкчесе хокуклы:

4.1.1 Педсовет, мәктәп советы, профсоюз һ.б. җәмәгать оешмалары эшендә катнашырга.

4.1.2.Мәктәп эшенә кагылышлы тәкъдимнәр белән чыгарга, эшлекле, конструктив критика ясарга.

4.1.3. Шәхси тәрбия сиситемалары һәм программалары төзергә, яңа методлар, алымнар яки формалар кулланырга.

4.1.4. Үзенең шәхси намусын һәм кешелеклелек дәрәҗәсен сакларга һәм якларга.

4.2 Сыйныф җитәкчесенең хакы юк:

4.2.1 Хәрәкәтләре һәм сүзе белән бала шәхесен кимсетергә.

4.2.2. Мәктәптә куела торган билгеләрне укучыларны җәзаләау максатыннан файдаланырга.

4.2.3. Алдаларга, биргән сүзендә тормаска, балалар ышанычын явыз ният белән файдаланырга.

4.2.4. Баланы җәзалау өчен әти-әнисен, туганнарын файдаланырга.

4.2.5. Коллегаларының гайбәтен сөйләргә, укытучының һәм педагогик коллективның дәрәҗәсен төшерергә.

 

5. Сыйныф җитәкчесендә булырга һәм аның тарафыннан алып барылырга тиешле документация

сыйныф журналы
тәрбия планы
шәхси делолар
ата-аналар җыелышының протоколлары
укучыларның көндәлекләре
тәрбия чаралары папкалары, тупланмалар
инструктажлар

Бу документларның теләсә кайсын мәктәп администрациясе тикшерергә мөмкин.

6. Сыйныф җитәкчесе белергә тиеш

“Мәгариф турында РФ законын”
“Мәгариф турында ТР законын”
“Бала хокуклары турында Конвенция”
Педагогика һәм психология фәннәрен
Мәктәп гигиенасын
Педагогик этиканы
Тәрбия эшенең теориясен һәм методикасын
Хезмәт турында законнарны

 Сыйныф җитәкчесендә булырга һәм аның тарафыннан алып барылырга тиешле документация

сыйныф журналы
тәрбия планы
шәхси делолар
ата-аналар җыелышының протоколлары
тәрбия чаралары папкалары, тупланмалар
инструктажлар

Бу документларның теләсә кайсын мәктәп администрациясе тикшерергә мөмкин

Тәрбия планына таләпләр

Куелган максатларның конкрет, төгәл һәм максатка ярашлы булуы.
Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу.
Укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу.
Мәктәпнең гомуми планына нигезләнгән булуы.
Планлаштырылган эшләрнең системалы, эзлекле булуы, дәвамчанлыкка нигезләнүе.
Планның реаль булуы.
Тәрбия эшендә яңа төрле методлар һәм формалар куллану.
Иҗадилык.
План үз эченә түбәндәгеләрне ала:

- сыйныфка педагогик- психологик характеристика;

тәрбия эшенә һәм укучыларның тәрбиялелек дәрәҗәсенә анализ;
тәрбияви бурычлар;
сыйныф коллективының эшчәнлеге;
әти-әниләр һәм фән укытучылары белән эш.

 

 

Сыйныфка характеристика язу үрнәге

Статистик мәгълүматлар

гомуми сан;
малайлар саны;
кызлар саны;
милли состав;
тулы булмаган гаиләдән булган балалар саны;
күп балалаы гаиләдән булган балалар саны;
аз керемле гаиләдән булган балалар саны.

Укучылар үзидарәсе (актив, түгәрәккә йөрүчеләр)
Сыйныф коллективының психологик- педагогик үзенчәлекләре:

эмоциональ атмосфера ( конфликтлар, бер-берсенә битарафлык, иптәшлек һәм кайгыртучанлык);
Укучылар арасында мондый мөнәсәбәтнең сәбәпләре нәрсәдә?
Укучыларның сыйныф турында күзаллаулары нинди?
Сыйныфта нинди язылмаган законнар бар?
Күмәк эшләрдә укучылар үзләрен ничек күрсәтәләр?
Билгесезлек хәлендә, мөстәкыйль кара кабул итәргә кирәк булганда укучылар үзләрен ничек тоталар?
Уңышсызлыкка очраганда сыйныф үзен ничек тота?
Нәрсәгә иң нык шатланалар?
Нәрсәгә иң нык кайгыралар?
Сыйныфта төркемнәр бармы?
Сыйныфка нәрсә иң авыр бирелә?
Нинди сораулар буенча укучылар төгәл карар кабул итә алалар?
Яңа укучыларны класс ничек кабул итә?
Класс үзен үзара һәм укытучылар белән булган конфликтларда ничек тота?
Кызлар һәм малайлар арасында мөнәсәбәтләр нинди?

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024
uCoz