Туган тел укытучысы Денисова Гөлүсә Рәшид кызы сайты

Меню сайта
Мини-чат
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 10
Статистика

Онлайн : 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

                          

Мин, Денисова Гөлүсә Рәшид кызы, республикабызның иң гүзәл районнарының берсе Кама Тамагы районының Кече Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килгәнмен. Кечкенәдән курчакларымны утыртып укытучы булып уйный идем .Минем укытучы һөнәрен сайлавым, уен аша күңелемә кереп калган дип уйлым. Бала чактан ук үземә “ Мин укытучы булам, балалар укытам !“ – дигән карар куйдым. Шушы карар мине үз вакытында Татар дәүләт гуманитар институтына китерде дә. Тормыш йомгагымны сүтә – сүтә, уналтынчы елымны үзем сайлаган һөнәремне башкарам. Хезмәтемне бик яратам. Укучыларымның күңелен аңларга тырышам, кирәк чакта аларга ярдәм кулы сузам, укучыларым да миңа ярдәм итәләр. Мин – укытучы, гади укытучы гына түгел, ә ана теле укытучысы. Бөек Тукай телебезнең байлыгын, аһәңлеген, газиз туган җиребезнең кадерен, укучыларга аңлатырга, төшендерергә тырышам . Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү – ят нәрсә. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024
uCoz