Федераль дәүләт белем стандартының үзәгендә булган планлаштырылган нәтиҗәләр укучыда гомуми белем бирү программасын үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтәләр. Планлаштырылган нәтиҗәләр программада аерып бирелгән. ·
Шәхескә кагылышылы нәтиҗәләр – укучының үзүсешенә сәләтле булуга әзерлеге, белем алуга һәм танып-белүгә кызыксыну формалаштыру, башлангыч сыйныф укучысының укуга, милли кыймммәтләрне аңлауга үз шәхси фикерен, мөнәсәбәтен күрсәтү белүе, милли үзаңның беренчел нигезләренең формалашуы; ·
метапредмет нәтиҗәләре – укучы үзләштергән универсаль уку гамәлләре (танып – белү, регулятив, коммуникатив, шәхескә кагылышлы), белем алу, предметара төшенчәләрне үзләштерүнең нигезләрен тәшкил иткән мөһим компетенцияләрне булдыру, ягъни укучы предметларны үзләштергән белемне укыту-тәрбия процессында гына түгел, тормышта да куллана ала; ·
предмет нәтиҗәләре – башлангыч сыйныф программасында алынган темаларны үзләштерүдә чагыла. Планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү ничек тәэмин ителә соң? Дәреслеккә кертелгән күнегүләр системасы укучыларда универсаль уку гамәлләрен формалаштыруны күздә тота.