Туган тел укытучысы Денисова Гөлүсә Рәшид кызы сайты

Меню сайта
Мини-чат
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 10
Статистика

Онлайн : 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Максат. 1.Лексика бүлегендә өйрәнгәннәрне искә төшерү һәм кабатлау; белемнәрне бер системага салу;

2. Лексика бүлегендә өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту;

3. Укучыларның сүз байлыгын үстерү һәм татар теленең сүзләренә карата сакчыл караш, игътибарлылык, пөхтәлек тәрбияләү.

Дәрес барышы.

1 Дәреснең оештыру өлеше

А) Исәнләшү. Исәнмесез, кадерле укучылар!. Татар теле дәресен бүген мин үткәрәм. Мин , Денисова Гөлүсә Рәшидовна, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 37нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Б ) Уңай психологик халәт тудыру серлелеге , аклыгы , сафлыгы,  энҗе карлары белән кыш хакимлек иткән февраль көнендә сезнең белән очрашуыма мин бик тә шатмын  Дәресебез эшлекле узар дигән өметтә калам.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Укучылар, мин буш кул белән килмәде. Сезгә үзем иҗат иткән  шигыремне бүләк итәсем килә.

Сүзләр

Сүзләр дә нәкъ кешеләр кебек,

Аларның да шул, була төрлесе.

Яхшы , яман, гайбәт, гаделләре,

Тәмле сүзләр. Була төрткелесе.

Сүз белән яралап та була,

Сүз белән була дәвалап.

Бер сүз җитә юкка чыгарырга,

Телеңдәген әйт, син, гел уйлап.

Укучылар, шигырьнең исеменә игътибар итегез  әле, шигырьдә нәрсә турында сөйләнелә?( Сүз турында)

Нәрсә ул сүз?( Телнең төп берәмлеге)

Телебездә бик күп сүзләр кулланабыз. Сүзлек байлыгын без ничек атыйбыз? (Лексика)

Әйе,лексика “сүз” дигән мәгънәне аңлата.Ул грек теленнән алынган һәм телнең сүз байлыгы мәгънәсендә йөри. . Лексика телдәге сүзләр җыелмасын өйрәнә.

Ә лексиканы өйрәнә тоган фән ничек дип атала?( Лексикология) Бик дөрес,укучылар!Алдагы дәресләрдә сез лексика бүлеге белән тулаем танышып чыктыгыз, өйрәндегез. Ничек уйлыйсыз, бүген дәресбезнең темасы нинди булыр? ( Лексика бүлеген кабатлау)

Әйе, укучылар бүгенге дәресебезнең темасы “ Лексика бүлеген кабатлау ”.

Үзебезгә нинди максат куябыз ?( Лексика бүлегендә өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту)

Үзебезнең максатыбызны тормышка ашыру өчен нәрсәләр эшләрбез ?( Кабатларбыз, искә төшерербез)

Бик дөрес, укучылар. Бүген без лексика бүлеге буенча өйрәнгән белемнәребезне искә төшерербез, үткәннәрне ныгытырбыз. , белемнәребезне системага салырбыз. Укучылар, һәр милләткә үзенең туган җире һәм туган теле бик-бик кадерле . Безнең өчен татар теле якын. Ул – безнең байлыгыбыз, хәзинәбез. Ә байлыкны сакларга, арттырырга кирәк. Татар теле – иң матур, иң бай телләрнең берсе, дия алабыз.Тормыш үзгәргән саен  сүзлек хәзинәбез өзлексез байый, үсә, үзгәрә.Кайбер сүзләр кулланылыштан төшеп кала, яңа сүзләр барлыкка килә. Укучылар , әйдәгез әле  татар теленең сүзлек составын искә төшереп үтик .Игъибарыгызны экранга юнәлтегез әле. Татар теленең сүзлек составын кулланылыш дәрәҗәсе,  кулланылыш өлкәсе ягыннан  ,килеп чыгышы ягыннан булган сүзләр тәшкил итә.

3. Белемнәрне актуальләштерү

Дәресләрдә  сез бик күп лексик терминнар белән таныштыгыз, аларны беләсез. Хәзер сезгә аларны искә төшерергә кирәк.Эшебезне парларда утырабыз..Әлеге биремне интернет челтәрендәге леарнинг апс орт интерактив биремнәр конструкторы аша башкарырсыз.Алдыгыздагы пароль һәм логиннарны җыеп сайтка керегез һәм “Лексикология терминнары “ дип аталган биремнәр җыелмасына кереп , буш турыпочмакларга кереп дөрес җавапны сайлап алыгыз. . Эшебезне  парларда башкарганга күрә бер – берегез киңәшеп , уйлашып эшләгез. Уңышлар сезгә, балалар !

Тикшерәбез.

Лексикология - телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән.

Алынмалар-рус һәм башка телләрдән кергән сүзләр .

Неологизмнар - яңа сүзләр.

Антонимнар  - капма- каршы мәгънә белдергән сүзләр.

Актив  - көндәлек тормышта еш кулланыла торган сүзләр.

Искергән  - кулланылыштан төшеп калган сүзләр.

 

Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составын нинди сүзләр тәшкил итә ( Актив, пассив. Пассив сузләр дип нинди сүзләр атала?( Искергән, тарихи , яңа сүзләр)

Кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составын нинди сүзләр тәшкил итә?(Гомумхалык сүзләре, Кулланылышы чикләнгән сүзләр (диалекталь,һөнәрчелек сүзләре, терминнар, жаргон сүзләр)

Килеп чыгышы ягыннан  (татар теленең үз сүзләре , алынмалар(гарәп – фарсы алынмалары, рус һәм башка телләрдән кергән сүзләр)Афәрин , балалар нәзари материалны бик яхшы беләсез.

 

4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. Укучыларны гомумиләштерелгән эшчәнлеккә  әзерләү.

 

Хәзер язмача эш башкарабыз . Дәфтәрләрне ачабыз. Бүгенге числоны язабыз. Биремле карточкаларны 3нче сан астында утыручы укучы  төркемдәшләренә өләшә.. 1нче төркем - диалекталь сүзләрне;

2 нче төркем - алынмаларны;

3 нче төркем - неологизнарны;

4 нче төркем - искергән сүзләрне сайлап алып яза  алып яза

Укучылар , әйдәгез тикшерәбез.

5. Физкультминутка Балалар , әйдәгез әле ял итеп алый.

Басабыз-утырабыз, басабыз.

Уңга карыйбыз - сулга карыйбыз, уңга карыйбыз - сулга карыйбыз.

Өскә карыйбыз -  аска карыйбыз, өскә карыйбыз - аска карыйбыз.

Җилкәләрне күтәрәбез – төшерәбез, күтәрәбез – төшерәбез.

Урыннарга утырабыз.

 

6 Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану. Игътибарыгызны экранга юнәлтегез әле. Физминуткада нинди сүзләр кулланылган.( Антонимнар )

Бик дөрес антонимнар . Мәгънә мөнәсәбәте ягыннан сүзлек составын тагын нинди сүзләр тәшкил итә ?( Синонимнар , антонимнар , омонимнар )

Бик дөрес . Шулай ук лексика бүлегендә сез фразеологик әйтелмәләр белән дә таныштыгыз. Эшегезне төркемнәрдә башкарырсыз. Бу сезнең кечкенә генә проект эшегез булыр . Мин сезгә рәсемле битләр таратам , сез шул рәсемгә карап нинди термин турында сүз баруын белергә тиеш буласыз. Эшнең алгоритмы бар . Бу эшне төркемнәрдә башкарырсыз. Башта бергәдәшеп нинди термин турында киңәшләшегез. Шуннан соң эшләрегезне төркемдәшләрегез белән бүлешеп эшләгез.

Әйдәгез әле проект эшләребезне яклап китик.

Укучылар , ничек уйлыйсыз синонимнар, антонимнар, омонимнар , фразеологик әйтелмәләрне сөйләмебездә ни өчен кулланабыз ?

Телебезне матурлый.

6. Өй эшен аңлату этабы

Укучылар, өй эшен катлаулыгы ягыннан өч төрле дәрәҗәдә бирәм. Һәр укучы уку материалын ничек аңлавыннан чыгып ,үзе башкарып чыга алган  дәрәҗәдәге өй эшен  сайлап ала.

Беренче дәрәҗә-114 нче бит , 237нче күнегү;
Икенче дәрәҗә-Антонимнар кергән мәкальләр язып килергә
Өченче дәрәҗә-“ Кышкы матурлык  “ темасына кечкенә хикәя төзергә.

 

Дәрескә нәтиҗә ясау. Рефлексия

Ә хәзер әйдәгез бүген кабатлаганнарны йомгаклап , темабызны ничек үзләштергәнебезне тикшерү өчен тест сорауларына җавап бирик. Тестны мин пликкерс прилоежениясе кулланып телефон аша сезнең  җавапларыгызны алам.

1.Телнең сүзлек байлыгы ?

А.Лексикография

Б.Лексика

В.Неологизм.

2.”Авызга су кабу “фразеологик әйтелмәнең мәгънәсе.

А.Су эчү

Б.Ялганлау

В.Дәшмәү

3.Кизү сүзенең бүгенге көндәге атамасы?

А.Дежур

Б.Санитар   й

В.Укучы

4. Капма-каршы мәгънәле сүзләр?

А.Синонимнар

Б.Омонимнар

В. Антонимнар

 Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр куела

Туган тел – хәзинә ул. Аны саклау – һәрберебезнең изге бурычы. Туган телебез һәрчак безнең күңелләрдә, йөрәк түрендә, эш-гамәлләребездә булырга тиеш.Һәр әйткән сүзебезнең мәгънәсен анлап, урынлы кулланыгыз. Сау  булыгыз, балалар .

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024
uCoz