Туган тел укытучысы Денисова Гөлүсә Рәшид кызы сайты

Меню сайта
Мини-чат
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 10
Статистика

Онлайн : 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле жюри әгъзалары, коллегалар ! Өстәл өстендәге савытларга игътибар итегез әле Сез. анда нинди төсләр күрәсез ?Димәк, һәр савытта узенә күрә аерым бер төс. Ә хәзер әйдәгез әле , комнарны менә шушы зур савытка бушатыйк әле. Ә хәзер нәрсә күрәсез?( катнашма барлыкка килде)

Менә безнең укучыларыбыз да, шушы төсләр кебек төрле – төрле.Аларның карашлары, фикер , белем дәрәҗәләре, тормышка, укуга карата мөнәсәбәтләре төрле. Ләкин без укытуның төрле методларын кулланып укучыларда укуга карата кызыксыну уятырга тиешбез.Уку аның өчен җәза түгел, ә мөстәкыйль хезмәткә әверелергә тиеш. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, планлаштырылган нәтиҗәлелек колачлы: предмет буенча, метапредмет, ягъни регулятив, коммуникатив, танып белү гамәлләре камиллелеге шәхес буларак үсеш нәтиҗәлелеге.Нишләргә соң безгә?Ничек итеп төрле ихтияҗлы балаларны татар әдәбияты әсәрләре белән кызыксындырырга, аларны аңлый белергә, үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтергә.Хөрмәтле коллегалар, мин бүген сезне үземнең педагогик тәҗрибәм белән таныштырырга телим. . Мин үз дәресләремдә критик фикерләү технологиясен кулланып эшим. “Алты эшләпә” ысулы ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтергә телим

Әйе, бик дөрес .. Әйдәгез әле төсләргә тукталып китик.

Хөрмәтле коллегаларым , әйтегез әле, ак төсне күргәч сезнең күз алдыгызга нәрсә килә?( кәгаз, документ, информация )

-Әйе, ак төс бездә ак бит , информация белән тиңләнә.

Сары төс?

(кояш, тузганак, көнбагыш,җылылык, яхшылык, өмет, оптимистлык)

Әйе, сары төс белән оптимистлык

Кара ?(курку, сорау, тәнкыйтләү)

Кара- тискәре сыйфатлар

Кызыл?(Ут, җылылык, хисләр, интуиция)

Кызыл-хис – кичерешләр

Яшел ? ( табигать, үсү, энергия , иҗадилык)

Яшел- иҗадилык

Зәңгәр?( диңгез, һава, күк, философия, уйлану,)

Зәңгәр-нәтиҗә чыгару.

Шушы төсле кәгазләрдән үзегезгә кайсысы ошый , шуны сайлап алыгыз әле. Нинди төсне сайлап алуга карап, сез әсәр буенча геройларга карата үз фикерләрен белдерерсез , нәтиҗәләр чыгарарырсыз.

Бу алымның асылын аңлату өчен, Абдулла Алишның “ Сертотмас үрдәк “әкиятенә таянырбыз . Һәр төснең үз роле бар

Димәк , ак төсне сайлаучылар ( Санаучылар)фактлар белән генә эшлисез. Әсәрнең төп вакыйгаларын санап чыгасыз, нинди персонажлар булуын әйтәсез.

Сары төсне сайлаучылар (Оптимистлар)-бары тик уңай фикерләрне генә әйтәсез.Образларның, вакыйгаларның позитив яклары турында сөйлисез.

Кара төсне сайлаучылар (Тәнкыйтьчеләр ) вакыйгаларның , образларның тискәре яклары турында сөйлиләр.

Кызыл төсне сайлаучылар ( Психологлар )- сез хис – кичерешләр белән эш итәсез. Түбәндәге сорауларга җавап эзлибез.

Оештыручылар –фәлсәфи фикер йөртә, йомгак , ясый , нәтиҗәләр чыгара

Яшел төсне сайлаучылар (Иҗатчылар) - иҗади яктан килеп , вакыйгаларны үзләренчә үзгәртәләр

Зәңгәр төсне сайлаучылар (Оештыручылар) –фәлсәфи фикер йөртә, йомгак , ясый , нәтиҗәләр чыгара

Ә хәзер әкиятнең эчтәлеген искә төшерү өчен , әсәр буенча нигезләнеп төшерелгән мультипликацион фильмнан өзек карап үтик.

Эшебезне башлыйбыз.

Ни өчен бу технологияне кулланам? Чөнки, бу технология укучыларда укуга кызыксынуны, логик фикерләү сәләтен, фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен, сөйләм телен үстерә. Бу алымның бүгенге көндә актуальлелеге:

Балага әзер белемнәр бирелми, ул аны үзе үз эшчәнлеге нәтиҗәсендә эзләп таба.

Вариатив фикер йөртү сәләтен үстерә.

Иҗадилык сәләте формалаша

Заманча дәрес укытучы белән укучының бер төрдәге характерда аралашуы ул.Дәрестә укытучы координатор ролен генә башкара

Вакыт чыкты , әйдәгез әле , сезнең фикерләрегезне тыңлап үтик.

Әсәргә мондый анализ бирү укучыларга әсәрне төрле яклап тикшерергә мөмкинлек бирә. Геройлар, аларның уңай һәм тискәре яклары турында белергә, истә калдырырга, нинди булырга ярый һәм ярамый икәнлеген белергә ярдәм итә. Нәтиҗә чыгарырга, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтә.

Күреп киткәнегезчә ,критик фикер йөртү технологиясе мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә.. Бу алым нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле кузаллау , катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләүне күрдегез.

Һәр эшчәнлек максатчан һәм нәтиҗәле булырга тиеш. Мастер – классымны бер гыйбрәтле вакыйга белән тәмамлыйсым килә. Бер сәяхәтче бер тәгәрмәчле кул арбасына ташлар төяп ташучы өч кешене күргән һәм өчесенә дә:“Сез нишлисез ?”- дигән сорауны биргән. Беренчесе “ Бу авыр арбаны тартам , кадалып ул китсен “ – дигән. Икенчесе “ Гаиләмне туендыру өчен , ипи табам “ – дигән . Өченчесе “ Мин бик матур гыйбадәтханә төзим “ –дип җавап биргән. Менә безнең дә балаларыбызның белем алулары авыр таш ташыган төсле булмасын иде . Алган белемнәре аларның киләчәк тормышында да кирәк булсын иде дигән өметтә каласы килә.

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024
uCoz