Туган тел укытучысы Денисова Гөлүсә Рәшид кызы сайты

Меню сайта
Мини-чат
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 10
Статистика

Онлайн : 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Уку предметы: татар теле

Сыйныф: 5

Укытучы: Денисова Гөлүсә Рәшид кызы

УМК: Дәреслек: Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В.Һадиева. – Казан: “Мәгариф-Вакыт”.нәшр., 2015

Дәреснең темасы:. Һөнәрчелек сүзләре.

Дәреснең тибы: яңа материалны үзләштерү.

Максат:

Дидактик : һөнәрчелек сүзләренең үзенчәлеген үзләштерү

Үстерелешле: логик һәм образлы фикер эшчәнлеге өчен җирлек тудыру

Тәрбияви:төркемнәрдә дустанә мөнәсәбәттә белем күнекмәләреүсеше өчен җирлек тудыру.

Төп төшенчәләр: һөнәрчелеккә караган сүзләр;

Предметара бәйләнеш: татар теле, инглиз теле, рус теле

Планлаштырылган нәтиҗәлелек:

Предмет нәтиҗәлеге:...., сатучы тегүче һөнәренә караган сүзләрне кулланылышка кертү

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәлелек: төркемдә эшләүнең җаваплы да, җиңел дә булуын танып белү

Метапредмет нәтиҗәлелеге

төркемдә эшләү барышында, аралашу күнекмәләре үсеше өчен җирлек тудыру;бер-берсен тыңлый,

Регулятив гамәлләр: ишетә, фикерләрен дәлилле әйтә, башкаларның фикерен тулыландыру, өйрәнелгән материал нигезендә әдәби сөйләмне үзләштерәләрү;

коммуникатив :. төркемдә эшләү барышында, аралашу күнекмәләре үсеше өчен җирлек тудыру ;бер-берсен тыңлый, ишетә, фикерләрен дәлилле әйтә, башкаларның фикерен тулыландыралар, өйрәнелгән материал нигезендә әдәби сөйләмне үзләштерәләрү;

танып белү гамәлләре:өйрәнелгән материалны модельдә күрсәтү һәм модельдән файдаланырга өйрәнү

Шәхес буларак үсеш нәтиҗәлелеге – социаль (иптәшләренә, үз-үзләренә матур мөнәсәбәт), эмоциональ ( үз кичерешләрен иптәшләре кичереше белән килештерә белү) үзүсеш өчен шар тудырыла; үз эшчәнлекләрен адекват бәяләргә өйрәнәләр.

Җиһазлау: дәреслек: 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен).

Дәрес барышы.

1 Дәреснең оештыру өлеше

А) Исәнләшү.Хәерле көн, кадерле укучылар!. Татар теле дәресен бүген мин , Гөлүсә Рәшидовна, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 37нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы алып барам.

Б ) Уңай психологик халәт тудыру серлелеге , аклыгы , сафлыгы, энҗе карлары белән кыш хакимлек иткән февраль көнендә сезнең белән очрашуыма мин бик тә шатмын Мин барыбызга да уңышлар телим.Дәресебез эшлекле узар дигән өметтә калам.

Укучылар, без тел гыйлеменең лексикология фәненең лексика бүлеген өйрәнәбез. Лексика ул – сүзлек байлыгы.Укучылар, һәр милләткә үзенең туган җире һәм туган теле бик-бик кадерле . Безнең өчен татар теле якын. Ул – безнең байлыгыбыз, хәзинәбез. Ә байлыкны сакларга, арттырырга кирәк. Татар теле – иң матур, иң бай телләрнең берсе, дия алабыз.Тормыш үзгәргән саен сүзлек хәзинәбез өзлексез байый, үсә, үзгәрә.Кайбер сүзләр кулланылыштан төшеп кала, яңа сүзләр барлыкка килә..

Актуальләштерү

Балалар,алдагы дәресләрдә лексик терминнар белән таныштыгыз, аларны беләсез. Хәзер сезгә аларны искә төшерергә кирәк булачак. Әйдәгез әле, өйрәнгәннәрне искә төшереп тест эшләп алыйк. Тестны мин пликкерс прилоежениесен кулланып телефон аша кулларыгыздагы кодлардан төшереп сезнең җавапларыгызны алам.

Тест

Телнең сүзлек байлыгы ?

А.Лексикография

Б.Лексика

В.Неологизм.

Капма-каршы мәгънәле сүзләр?

А.Синонимнар

Б.Омонимнар

В. Антонимнар

Барлык кешеләргә дә аңлаешлы , кирәкле, әһәмиятле сүзләр ?

А.Неологизмнар

Б. Алынмалар

В. Гомумхалык сүзләре.

Башка телләрдән кергән сүзләр ?

А. Алынмалар

Б.Искергән сүзләр

В. Антонимнар

Эйдәгез әле, әшебезне тикшереп үтик.

Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Укучылар,. сезгә үзем иҗат иткән “ Кем буласың килә “ исемле шигыремне укып китәсем килә. Игътибар белән тыңлавыгызны һәм кемнәр турында сүз баруын ачыклап, бүгенге дәреснең темасын билгеләвезне сорыйм.

Һәрберегез сез төрле,

Төрле хыялларыгыз.

Һөнәрләр бик күп җирдә,

Сайлап кына алыгыз .

Станок артында- эшче,

Роман яза- язучы.

Грипптан дәвалый -табиб.

Ә кибеттә –сатучы .

Әлегә сез- укучылар.

Мәктәптә һәр көнегез ,

Тырышып белем алу.

Сезнең иң төп эшегез.

Укучылар, шигырьдә кемнәр турында сүз бара?( Һөнәр ияләре турында )

-Нәрсә ул һөнәр.

Балалар , әйдәгез әле татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән һөнәр сүзенең төшенчәсен укып китик.

Һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең бер төре

Һөнәр ул нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык. Махсус белем таләп итә торган эш.

Станок, роман, грипп, кибет - сүзләре турында нәрсә әйтә аласыз. Бу нинди сүзләр. (һөнәр ияләренә караган сүзләр)

( Һөнәрчелек сүзләре

Ничек уйлыйсыз, безнең бүгенге темабыз нәрсәгә бәйле

Дәресебезнең темасы нинди булыр дип уйлыйсыз?( Һөнәрчелек сүзләре )

Бик дөрес, балалар.Безнең дәресебезнең темасы “Һөнәрчелек сүзләре.”

Темадан чыгып ,үзебезгә нинди максат куябыз?( һөнәр ияләре куллана торган сүзләр белән танышу.

Үзебезнең максатыбызны тормышка ашыру өчен нәрсәләр эшләрбез?

Без бүген дәрестә төрле һөнәр ияләре куллана торган сүзләр белән танышырбыз Молодцы, укучылар. Без бүгенге дәрестә аерым һөнәрләр һәм һөнәрчелек сүзләре турында сөйләшербез. Кызыклы күнегүләр эшләрбез

Яңа материалны өйрәтү

Һөнәрләрнең үз сүзләр, терминнары гына нә түгел, ә тагын һәр һөнәргә хас махсус эш кораллары да була. Балалар, эшебезне парларда башкарырбыз. Әлеге биремне интернет челтәрендәге леарнинг апс орт интерактив биремнәр конструкторы аша башкарырсыз. “ Бу предметлар кемгә кирәк? “ дип аталган биремнәр җыелмасына кереп ,һөнәр ияләренә караган сүзләрне . . Эшебезне парларда башкарганга күрә бер – берегез киңәшеп , уйлашып эшләгез. Уңышлар сезгә, балалар !

Сатучы- үлчәү, соскы, касса аппараты.

Тегүче- инә, тегү машинасы, кайчы

Табиб- градусник , ангина, дару;

Балалар, бу эшебездән соң нинди нәтиҗә чыгарабыз ?

Һөнәрләрнең үз сүзләре генә түгел, ә тагын һәр һөнәргә хас махсус эш кораллары да була

Физкулҗтминутка

Яңа материалны ныгыту

Укучылар,әлеге эшне төркемнәрдә башкарырсыз. Балалар, хәзер кечкенә генә проект эше эшлибез. . Мин сезгә рәсемле битләр таратам , сез шул рәсемнәргә карап нинди һөнәр турында сүз баруын белергә тиеш буласыз.Эшнең алгоритмы бар :

Рәсемгә карап исемен татарча , русча әгәр дә инде беләсез икән инглизчә языгыз.

Һөнәрне билгелисез.

Рәсемдәге сүзләрне кулланып , әлеге һөнәр турында җөмлә язасыз.

Эшебезне төркемнәрдә башкарабыз. Башта бергәләшеп предметларга эш коралларына карап , нинди һөнәр иясе турында сүз баруын киңәшләшегез. Шуннан соң эшнегез тиз барсын өчен эшләрегезне төркемдәшләрегез белән бүлешеп эшләгез.

Кем яза ?

Кем тәрҗемә итә?

Кем җөмлә төзи ?

Кем яклый?

. Кемдер һөнәрчелек сүзен яза, кемдер терминны искә төшерә, кемдер җөмлә төзи.

Әйдәгез әле проект эшләребезне яклап китик.

1нче төркем

Сыер, сөт

2нче төркем

Кадак , чүкеч

3нче төркем

Тегү машинасы, энә

Рефлексия

Балалар, төркемнәрдә сөйләшеп , түбәндәге сорауларга җавап әзерләгез әле.

Без бүген нишләргә тиеш идек ?

Ничек эшләдек ?

Нинди нәтиҗә ясадык?

Укытучы: Укучылар, дәрестә нәрсә турына сөйләштек?

Укучы: Һөнәр исемнәре һәм һөнәр исемнәре турында сөйләштек.

Укытучы: Нинди һөнәр исемнәрен хәтерләп калдыгыз?

Укучы: Укытучы, табиб....

Укытучы: Һәр һөнәргә хас нинди үзенчәлекләр була?

 

Балалар, дәрестә эшләвегезне үзегез бәяләрсез кем дә кем шушы модельга карап куллана ала үзенә 3 куя, кем модельга карамыйча сүзләрне куллана ала 4 куя, кемнәр модельга карамыйча җөмлә төзи ала 5 куя.

Кемнәр үзенә 5куйды, кемнәр 4, кемнәр 3.?

5-?

4- ?

3-?

Рәхмәт . Үзбәя бик гадел булды

Укучы: Һәр һөнәргә хас махсус сүзләр, терминнар ,эш кораллары да була.

Өй эше:

Дәреслектәге күнегү

Әти – әниегез, туганнарыгызның һөнәрләренә бәйле сүзләрне язып килергә.

“Спорт залында” дигән темага кечкенә текс төзеп язарга.

. Укучылар, барыгызга да зур рәхмәт. Сау булыгыз.

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024
uCoz