Туган тел укытучысы Денисова Гөлүсә Рәшид кызы сайты

Меню сайта
Мини-чат
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 10
Статистика

Онлайн : 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Главная » 2017 » Гыйнвар » 27 » Салкын тиюдән саклану өчен
22:03
Салкын тиюдән саклану өчен


 

Салкыннар вакытында, суык тиюдән саклану өчен беренче чиратта, тиешле итеп киенү һәм дөрес туклану кирәк.
  Суыкта урамга чыкканда, натураль булмаган тукымадан тегелгән (синтетик) киемнәр кимәскә тырышыгыз. Чөнки андый киемнәр тәннән бүленеп чыккан тирне сеңдерми, нәтиҗәдә тәнебез дымлана, ә бу исә, үз чиратында өшүгә китерә. Белгечләр фикеренчә, “кәбестә” кебек киенү, ягъни бер калын свитер урынына өч нәзекне кию, җылыны әйбәтрәк саклый. Артык нык кысып тора торган киемнәр кан әйләнешен начарайта һәм кеше тизрәк өши башлый. Башыгызга җылы башлык, бүрек киегез, чөнки баш аркылы тәннең 40%ка кадәр җылысы чыга.  Өске тын юлларын сакларга шарф яисә озын муенлы свитер ярдәм итә. Шулай ук билгә салкын тиюдән саклану өчен озын куртка, пальто, дубленка кебек киемнәр кию кирәк. Аяклар өшемәсен өчен, җылы кышкы оекбашлар кияргә, ә аяк киемегезнең астына киез аслыклар салырга мөмкин. Шулай ук кулыгызга җылы бияләйләр киергә онытмагыз. Перчаткаларга караганда бияләйләр кулларны әйбәтрәк җылыта.
   Суыкта өшемәс өчен, урамга чыгар алдыннан әйбәтләп туклыклы итеп ашап алыгыз. Чөнки туклыклы ризык сезнең организмга җылылык бүлеп чыгару өчен бик кирәк. Көчле суыклар периодында төрле диеталарны, аз калорияле ризыклар белән туклануны туктатып тору киңәш ителә. 
 

Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 401 | Добавил: gelecha | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Гыйнвар 2017  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Друзья сайта

Copyright MyCorp © 2024
uCoz